300 гә якын төре билгеле, Европа, Азия, Төньяк Америка һәм Африкада таралган. ТР терриотриясендә 9 төре бар. Чуар канәфер чәчәк (D. versicolor), канәфер үләне (сандугач тәпие) (D. deltoides) барлык районнарда очрый; Андржеевский канәфер үләне (күгәрчен тәпие) (D. andrzejowskianus), Барбаш (D. borbasil) – Идел алдында һәм Кама аръягында; болын канәфере (D. pratensis), комлык канәфере (D. arenarius), купшы канәфер чәчәк (D. superbus), Фишер канәфере (D. fischeri), инә яфраклы канәфер чәчәк (D. acicularis) – сирәк төрләр. Сирәкләнгән урманнарда, урман буйларында, болыннарда, ташлы далаларда үсә.

10–60 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы шуышма. Сабагы буынлы, гади яки тармаклы. Яфрагы кыяк яки ланцетсыман. Чәчәге хуш исле, тешәүле, катмарлы яки гади таҗ яфраклы, алсу, җете кызыл, ак төстә, берле яки чук себеркәчкә җыелган. Җимеше – тартмачык. Июнь–августта чәчәк ата. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи.

Комлык, чуар канәфер, үлән канәфере, Фишер канәфере халык медицинасында кан туктату чарасы буларак кулланыла.

Купшы канәфер үләне – баллы үсемлек.

Канәфер чәчәк элек-электән культуралаштырылган. Кайбер төрләре бакча сортларын тудыру өчен материал нигез буларак хезмәт итә. Теплицаларда үстерелә.

Купшы канәфер чәчәк һәм инә яфраклы канәфер чәчәк ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).