РСФСР Халык Комиссарлары Советы, Хәрби эшләр халык комиссариаты, Милләтләр эше буенча халык комиссариаты һәм Үзәк мөселман комиссариаты исеменнән 1918 елның 15 июнендә «Правда» газетасында басыла. Мөрәҗәгать тексты чех-словак корпусының баш күтәрүе уңаеннан М.Вахитов тарафыннан язылган. Мөрәҗәгатьтә барлык мөселманнарның эшче һәм ярлы крәстияннәр хакимиятен яклаячагына, мөселман социалистик армиясе кызыл байрагы астына тупланачагына ышаныч белдерелә. Революцион хәрәкәт тарихында мөселман пролетарийлары батырлыклары белән танылырлар, диелә.

Автор – И.Гыйззәтуллин