- РУС
- ТАТ
геолог, палеонтолог, минералогия һәм геология докторы (1910), РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1941)
1871 елның 2 декабре, Казан — 1949 елның 4 декабре, Ленинград.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1893), шунда ук эшли, геология кабинеты саклаучысы (1897 елдан).
1902 елдан Томск технология институтында, Себердә беренче палеонтология профессоры.
1912 елдан Санкт-Петербургта: геология комитетында, бер үк вакытта Психоневрология институтында, Югары хатын-кызлар курсларында (1915 елдан палеонтология кабинеты мөдире) һәм Петроград (Ленинград) университетында (1919 елдан Россиядә беренче палеонтология кафедрасы мөдире) укыта.
Хезмәтләре палеонтология, стратиграфия, Россия һәм Яңа Зеландиянең файдалы казылмаларын тикшерүгә карый.
Палеонтологиядә яңа теоретик юнәлешләр булдыра.
Россия биостратиграф-карбонистлар мәктәбен нигезләүче.
Бөтенроссия палеонтология җәмгыятен, геология комитетын нигезләүчеләрнең берсе.
Казан университетының Геология музеенда Янишевский тарафыннан тупланган фауна коллекциясе саклана.
Фауна каменноугольного известняка, выступающего по р. Шартымке на восточном склоне Урала // Тр. Об-ва естествоиспытателей при Имп. Казан. университете. 1900. Т. 34, вып. 5;
Введение в палеонтологию. Пер. с дополнениями и предисловием книги Г.Штеймана. Томск, 1909 (автордаш).
Соколов Б.С. Михаил Эрастович Янишевский. К., 2003.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.