Биографиясе

 1897 елның 3 октябре, Казан – 1974 ел, Ленинград.

1923 елда Казан университетын тәмамлагач, Казан университетының медицина факультетында госпиталь терапиясе клиникасында, 1930–1953 елларда Казан медицина институтында шул ук клиникада эшли. 1943 елдан госпиталь терапиясе, 1944 елдан эчке авырулар пропедевтикасы кафедралары мөдире, 1953–1969 елларда Ленинград педиатрия медицина институтында госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Фәнни эшчәнлеге

К.А.Дрягин Д. Боткин авыруы, бавыр авыруыннан һуш китү, бронхиаль астма, бөер агулану вакытында кан алмаштыруның әһәмиятен раслый.

Стенокардия һәм ашказаны дискинезиясе авыруларын дәвалаганда муенга вагосимпатик новокаин блокадасын (Вишневский ысулы белән) куллана.

К.А.Дрягин җитәкчелегендә Курган өлкәсендә «Озеро Медвежье» курортында Тарловка кымыз белән дәвалау шифаханәсе төзелә (1928 ел), ашказаны һәм үт юллары авырган кешеләрне дәвалау оештырыла; яңа бальнеологик фактор – күкертле-углекислый газлы балчык чыганагы ачыла һәм ревматизм авыруын дәвалау өчен кулланыла.

Бүләкләре

Ленин һәм «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Влияние коры больших полушарий головного мозга на количество и состав мочи: Дисс.… Казань, 1939;

К вопросу о переливании крови при болезни Боткина. Улан-Удэ, 1960;

Лечение холециститов спиртовой настойкой листьев барбариса. Улан-Удэ, 1960 (автордаш).