1994 елда ачыла. XIX йөз ахыры истәлеге — элеккеге сәүдәгәр йорты бинасында урнашкан. Экспозиция мәйданы — 180 м2, коллекцияләр 10 меңгә якын саклау берәмлеген тәшкил итә.

Өч залдан гыйбарәт экспозиция төбәк табигатен, шәһәр һәм төбәк тарихын чагылдыра. Археология бүлегендә Ананьино, Буралы курган, Пьянобор культураларына караган табылдыклар (кораллар, бизәнү һәм көнкүреш әйберләре) урнаштырылган. Кыйммәтле коллекцияләр арасында б.э.к. VI–V йөзләргә нисбәтле биметалл сөңге, б.э.к. VI йөз — б.э. XVI йөзгә караган кистәннәр коллекциясе бар. Табигыять бүлеге күргәзмәсенә палеонтологик табылдыклар (мамонт сөякләре, кыргый үгез мөгезе һ.б.), төбәкнең хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы үрнәкләре, Уралның кыйммәтле ярымасылташлары коллекциясе һ.б. куелган. Этнография бүлегендә XIX йөз уртасында — XX йөз башында төбәктә яшәгән татар, рус, мари халыкларының кием-салымнары һәм көнкүреш әйберләре үрнәкләре күрсәтелә.

Тарих бүлегендә шәһәрнең төзелә башлаган вакытыннан алып бүгенгесенә кадәрге тарихы чагылдырыла. Күргәзмәдә Кама аръягы иске чик сызыгындагы ахыргы пункт булган Минзәлә кальгасы төшерелгән макет куелган. «Ярминкә һәм сәүдәгәрләр» бүлегендәге экспозициядә XIX йөз ахыры сәүдәгәр йорты интерьер комплексы фрагментлары торгызылган, шулай ук документаль материаллар (вексельләр, банк документлары, Минзәлә ярминкәсенә килгән сәүдәгәрләр исемлеге һ.б.), товар үрнәкләре (тукылган әйберләр, савыт-саба, Иран, Кытай, Төркиядән китерелгән әйберләр) бар. «Минзәлә бөек тетрәнүләр чорында» дип аталган бүлек 1905–1907 еллардагы революция вакыйгаларына, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышына, 1920 елгы «Сәнәкчеләр» фетнәсенә (документлар, фотосурәтләр, сугыш кораллары һ.б. әйберләр) багышлана. Экспозициянең махсус бүлеге Минзәлә татар драма театры тарихын яктырта.

Аеруча кыйммәтле экспонатлар арасында — XVIII йөз ядкәре, иске славян телендәге агач тышлы кулъязма китап; гарәп телендә 1911 елда басылган кануннар белеме китабы; XIX йөз ахырына караган ядкәр, сәүдәгәр Стахеевларның кабинет кәнәфие; Минзәлә кешесе В.П.Павловка маршал Г.К.Жуков тапшырган портсигар; В.И.Аксёновның маркетри һәм төбәктә яшәүче рәссамнарның рәсем коллекцияләре. Архив һәм фәнни китапханә бар.

Ел саен Ачык ишекләр көне (18 май), бүләкләр кабул итү (10 июнь), Белем көне (1 сентябрь), Минзәлә ярминкәсе көннәре (1–10 декабрь) уздырыла.