- РУС
- ТАТ
(Swida), боҗыр орлыгы, кызылчалар семьялыгыннан куак яки агач ыругы
40 ка якын төре билгеле, уртача пояста, башлыча, Көнчыгыш Азиядә, Төньяк Америкада таралган.
Татарстан территориясендә бер төре – ак күгән куагы (S. alba), Көнчыгыш Кама алдында очрый. Урман сазлыклары һәм сулык ярлары буенда үсә.
1-4 м биеклектәге куак, сузынкы яки иенке нәзек озын ботаклы. Яшь ботаклары яшел, соңыннан кызгылт яисә җете кызыл төскә керә. Яфраклары каршыдаш, киң йомыркасыман, кара яшел, сырышкан сирәк төкчәле. Чәчәкләре ак, калкансыман чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше – шарсыман төшчә. Өлгермәгән җимеше зәңгәрсу, соңыннан ак кунык белән каплана. Май-июньдә чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл (тамыр үрентеләре, ботаклардан) белән үрчи. Салкынга чыдам. Туфракка талымсыз, әмма дымлы урыннарны үз итә.
Һаваның пычрануын җиңел кичерә.
Декоратив куак буларак, шулай ук сулык ярларын ныгыту өчен һәм кыр ышыклау урман полосаларында файдаланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.