1954 елның 25 июлендә Хабаровск крае Советская Гавань шәһәрендә туган

Иваново янгын сүндерү техник училищесен (1979), Волгоград физкультура институтының Чаллы филиалын (1992) тәмамлый. «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятендә (Казан) тәрбияләнә.

РСФСР (1975–1984), СССР (1979, 1981, 1983), Европа (1981) чемпионы. СССР (1979) рекордчысы. Халыкара ярышларда җиңүгә ирешә (1979, Германия).

1974 елдан Казанда яши.