Биографиясе

1247 ел, Хәмадан шәһәре – 1318 елның 18 июле, Тәбриз шәһәре.

Һулагулар дәүләте идарәчесе Абака хан дәверендә күтәрелеп китә (1265–1282 еллар).

1298–1317 елларда Газан хан, Улҗәйтү, Әбү Сәед илһаннар вәзире.

Газан хан идарә иткән дәвердә (1295–1304 еллар) Рәшидетдин әл-Хәмадани булышлыгы белән административ һәм икътисади реформалар үткәрелә.

Көчле үзәк хакимият тарафдары, төрки-монгол күчмә аксөякләренең аерымлану омтылышларына каршы тора.

Улҗәйтү ханны агулауда нахакка гаепләнеп үтерелә.

Эшчәнлеге

Медицина, ботаника, табигыять фәннәре, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасы, илаһият (сөнниләр) гыйлеме буенча хезмәтләр авторы.

«Елъязмалар мәҗмугасы» («Җамигъ әт-тәварих», т. 1–3, М.–Л., 1946–1960 еллар) хезмәте аңа аеруча танылу китерә. Хезмәтне 1300–1301 еллардан башлап, 1310–1311 елларда тәмамлый.

Рәшидетдин әл-Хәмадани гарәпләр һәм фарсылар тарихы – кешелек диңгезенә коя торган елгаларның берсе генә, «гомуми тарих» мөселманнарның гына түгел, барлык мәгълүм халыкларның тарихын да үз эченә алырга тиеш; халыклар тарихын чыганакларга нигезләнеп, аларның тарихи традицияләрендә өйрәнергә кирәк, дип исәпли.

Хезмәтнең беренче өлешендә – монгол һәм төрки кабиләләрнең, Чыңгыз хан, аның варислары, Иранда Һулагулар дәүләте тарихы, икенче өлешендә мөселман дәүләтләре (монголлар явына кадәр), Һиндстан, Кытай, борынгы яһүдләр, Көнбатыш Европа халыклары һ.б. тарихы бәян ителә.

Алтын Урданың XIII йөзнең икенче яртысы – XIV йөз башындагы тарихы, аеруча Җүчиләрнең сәяси тарихына һәм шәҗәрәләренә нисбәтле кыйммәтле мәгълүматлар бар.

Автор монгол чыганакларыннан, шул исәптән Чыңгызыйларның югалган «Алтын дебтер» («Алтын китап») нәсел тарихыннан, шулай ук төрле кулъязмалардан һәм вакыйгаларда катнашучыларның истәлекләреннән файдаланган.

XIV–XVII йөзләрдә татар тарихы белеме дә бу традициядә үсә (мәсәлән, Кадыйргали бәкнең «Елъязмалар мәҗмугасы»ның беренче бүлеге XIV–XVII Рәшидетдин әл-Хәмадани китабына нигезләнгән).

Рәшидетдин әл-Хәмаданинең уллары (өлкәләрдә идарә башлыклары) һәм чиновниклар, руханилар белән хат алышуы Иранның социаль-икътисади тарихыннан кыйммәтле чыганак булып тора.

Хезмәтләре

Переписка. М., 1971.

Әдәбият

Бартольд В.В. Туркестан в эпоху монгольского нашествия // Соч. М., 1963. Т. 1.

Фалина А.И. Рашид ад-Дин – врач и естествоиспытатель // Письменные памятники Востока: Ист.-филол. исследования. М., 1974.

Арсланова А.А. Остались книги от времён былых. Казань, 2002.

Авторлар – А.А.Арсланова, И.Л.Измайлов