Биографиясе

1914 елның 28 июне, Татарстанның хәзерге Апас районы Урта Балтай авылы – 1983 елның 7 феврале, Ташкент.

Казан университетында рабфакта укый. Казан авиация заводында профком рәисе булып эшли.

1939–1940 елларда совет-фин сугышында катнаша.

1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 4 нче гвардия армиянең 40 нчы гвардия укчы дивизиясендә рота, батальон командиры. 3 нче Украина фронты гаскәрләре составында Украина, Молдавия, Венгрия, Румыния, Югославияне азат итү сугышларында катнаша.

1944 елның 1 декабрендә Дунапатай авылы тирәсендә (Венгрия) Дунайны кичкәндә батырлык күрсәтә.

«Выстрел» Югары командирлар курсын тәмамлый (1946), Ташкент шәһәре хәрби комиссариатында эшли.

Бүләкләре

Ленин, ике Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1.

Березняк Н.Г. Герои Советского Союза – узбекистанцы. Ташкент, 1984.