Тарихы

1691 елдан мәгълүм. Кайбер хәбәрләр буенча, Мамадыш авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Петропавловское исеме белән дә искә алына, җирле халык элек Колман, Ләке Тамак атамаларын куллана.

XVIII йөздә –XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек, терлекчелек һәм умартачылык, шулай ук йөкләр ташу һәм чабата үрү тарала.

XX йөз башында Петропавел чиркәве (1893 елда 1782 елда корылган иске чиркәү урынында төзелә), дүрт сыйныфлы земство мәктәбе, су тегермәне эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2210,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Язикәү волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Ләке авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 «Кызыл Ляке» колхозы оештырыла (1951 елда аңа «Дружба» колхозы (Дружба авылы) керә). 1957 елда – М.Горький исем. (үзәк утары – Ләке авылы, шулай ук Петровский Завод, Дружба, Күктау, Мостафин, Алан (Пробуждение), Язикәү авыллары керә), 1964 елда «Мир» (үзәк утары – Ләке авылы, шулай ук Алан (Пробуждение), Дружба, Күктау, Мостафин, Петровский Завод, Язикәү авыллары, Ферма Сәүекле поселогы керә) кушыла, 1966 елда «Петровский» совхозы (үзәк утары – Петровский Завод авылы, Алан (Пробуждение) , Күктау, Мостафин авыллары керә) бүленеп чыга, 1986 елда исеме «Дружба» колхозы дип үзгәртелә (үзәк утары – Ләке авылы, Югары Чыршылы, Дружба, Түбән Чыршылы, Усай, Ферма Сәүекле поселогы керә).

1994–2002 елларда авылда – «Ләке» күмәк предприятиесе, 2003–2006 елларда – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2019 елдан крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда башлангыч мәктәп ачыла, 1933 елда – җидееллык, 1975 елда – урта (яңа бина төзелә), 2008 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. Мәктәптә төбәкне өйрәнү музее эшләп килә (1998 елдан, нигезләүчесе – Б.Гыйльметдинова).

2015 елда балалар бакчасы тулы булмаган урта мәктәпнең мәктәпкәчә төркеме итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1971 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты (2015 елдан икесе дә күп функцияле үзәк бинасында урнашалар), китапханә (1950 еллардан, 1971 елдан – мәдәният йорты бинасында; 2003 елда мәктәп китапханәсе белән берләштерелә, мәктәп бинасында урнаша), Петр һәм Павел чиркәве (2013 елдан), авыл янында «Күлләр буе чишмәсе» кизләве бар.

Мәдәният йорты каршында работают керәшен татарларның «Игәнә» фольклор ансамбле (1974 елдан, 2005 елдан – халык ансамбле, нигезләүчесе һәм җитәкчесе – Р.М.Асанова), балаларның «Сәйлән» хореография (2014 елдан, нигезләүчесе – Т.В.Малова) һәм «Айбагыр» фольклор (2015 елдан, нигезләүчесе – Р.М.Тимирова) коллективлары эшли.

Күренекле кешеләре

А.Н.Малов (Ямаш Игәнәй) (1938–1997) – шагыйрь, публицист.

Халык саны

1870 елда – 700,
1897 елда – 1111,
1913 елда – 1503,
1920 елда – 1456,
1926 елда – 1173,
1938 елда – 1008,
1949 елда – 956,
1958 елда – 901,
1970 елда – 1019,
1979 елда – 798,
1989 елда – 478,
2002 елда – 445,
2010 елда – 383,
2021 елда – 342 кеше (керәшен татарлар – 87,2%, мөселман татарлар – 6,5%, руслар – 4,6%, удмуртлар – 1,8%).