- РУС
- ТАТ
Гомер еллары: ? — 1610 елның 22 ноябре.
Казакъ солтаны Онданның улы.
1580 еллар ахырыннан Россиядә (кайбер мәгълүматлар буенча, Себердә кулга алына һәм Мәскәүгә җибәрелә, башка мәгълүматлардан аңлашылганча, үз теләге белән патша Фёдор Ивановичка хезмәткә яллана).
Рус гаскәрләренең шведларга (1590) һәм Кырым татарларына (1598) каршы яуларында катнаша.
Патша Борис Годунов тарафыннан 1600 елда Касыйм ханлыгы тәхетенә утыртыла. «Болгавыр заман»да Ялган Дмитрий II гә теләктәшлек белдерә (1606–1610), аннары Польша короле Сигизмунд ягына, шуннан соң яңадан Ялган Дмитрий II ягына чыга.
1610 елда Калуга шәһәрендә була. Хыянәт итүдә шикләнеп, Ялган Дмитрий II әмере белән үтертелә. Касыйм шәһәрендә җирләнгән дип фаразлана.
Вельяминов-Зернов В.В. Исследование о касимовских царях и царевичах. СПб., 1864. Ч. 2;
Султанов Т.И. Чингиз-хан и Чингизиды: Судьба и власть. М., 2006.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.