Кырыкмасның сул кушылдыгы (Иж елгасы бассейны).

Озынлыгы 58,3 км, бассейнының мәйданы 441 км2. Әгерҗе районы территориясеннән ага. Елга башы Красный Бор авылыннан 3 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы Иске Эсләк авылыннан 6 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 190 м, тамагыныкы – 85 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 9%.

21 кушылдыгы бар, иң зурлары – Олы Пеләмәш (14,5 км) һәм Кумырлы (15,3 км). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,34 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,26-0,5 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Исәнбай авылы янында су биеклегенең уртача еллык тирбәлеше 2,9 м чамасы. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 116 мм, ташу агымы катламы 98 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ун көне эчендә башлана. Елга октябрь ахыры – ноябрь башында туңа. Кыш азагына бозның калынлыгы 96 см га җитә. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,275м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.

Бимә бассейнында гомуми күләме 2,1 млн м3 булган 2 буа бар.

Бассейнның күп өлеше Әгерҗе аучылык тыюлыгына керә.