Евразиянең урман зонасында таралган.

Татарстан территориясендә барлык районнарда очрый. Куе куаклыклы яфраклы һәм катнаш дымлы урманнарда яши. Утрак яки күчмә кош.

Кечкенә (озынлыгы 6–7 см) тыгыз тәне һәм тигезсез киртләч озын койрыгы (8–10 см) кошны озын саплы кашыкка охшата. Аркасы, канатлары һәм койрыгы кара, аркасында алсу буй, башы, түше, койрыгының ян-ягындагы полосалар ак төстә. Канатлары кыска, киң. Тәпиләре көчсез. Март ахыры – апрель башында төркем парларга бүленә, шушы вакыттан песнәк-озынкойрык үзен тыныч һәм яшертен тота. Оясын еш кына каен яки зирек ботакларында эллиптик формада кора. Шәмәхә-алсу бизәкле 10–12 ак йомырка сала. Нигездә, бөҗәкләр белән туклана.