Биографиясе

1876 ел, Казан өязе Кышлау авылы – 1906 елның 30 ноябре, Рязань губернасы, Касыйм өязе Яубаш авылы.

Мулла нәселеннән. Түбән Оры авылында (хәзер Арча районы) атасы Лотфулла ахун тарафыннан ачылган кыз балалар мәктәбендә белем ала, 16 яшеннән шул мәктәптә мөгаллимә була.

1895 елда кияүгә чыгып, иренең Касыйм өязендәге туган авылы Яубашка күчеп китә. Шул ук елда Яубашта кызлар мәктәбе ача.

Иҗаты

Иҗат эшенә дә яшьтән керешә. Хатын-кызның гаиләдәге урыны, ятим балалар тәрбияләү алымнары, кыз балаларда укуга омтылыш уяту мәсьәләләренә багышланган «Тәргыйб әл-бәнат» («Кыз балаларны кызыксындыру», 1892), «Хөсн әл-васыйа» («Гүзәл тәрбияче», 1895), «Мөгашәрәт әдәбе» («Аралашу әдәбе», Санкт-Петербург, 1895) китаплары авторы.

Биктимерова әсәрләрендә чәчмә форма шигырьләр белән аралашып бара. 1905–1906 елларда көндәлек матбугатта языша, хатын-кызларны белемгә, актив җәмәгать эшләренә өндәгән публицистик мәкаләләрен бастыра.

Әдәбият

Бурнашева З. Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан. Казан, 1971.

Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1985. 2 т.

Галимәтелбәнат Биктимерия (1876–1906)// Өмет йолдызлары. Казан, 1988.

Автор – М.В.Гайнетдинов