Тарихы

1678 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда тегермән була. Авыл җәмәгатенең имана җире 454,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Чиркәс волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Мамадыш, 1921 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Иске Күклек авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында поселокта “Труд” колхозы оештырыла, 1950 елда аның составына “VI съезд Советов” (Түбән Күклек авылы), “Пеледыш” (Салкын Чишмә поселогы), “Мари Куклюк” (Иске Күклек авылы) колхозлары керә. 1969 елда – “Труд” совхозы, 1970 елда “Серп и молот” совхозы итеп үзгәртелә. 1995 елдан “Күклек” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф

1955 елга кадәр поселокта башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1859 елда – 100,
1887 елда – 201,
1905 елда – 253,
1920 елда – 220,
1926 елда – 256,
1949 елда – 87,
1958 елда – 36,
1970 елда – 37,
1979 елда – 27,
1989 елда –33,
2002 елда – 26,
2010 елда – 18,
2017 елда – 21 кеше (татарлар – 47%, руслар – 33%, марилар – 19%).