- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1945 елның 27 феврале, һәлак булганнан соң), сержант (1944)
1926 ел, Мамадыш кантоны, хәзерге Саба районы Завод-Нырты авылы — 1945 елның 5 феврале, Польша.
Колхозда эшли.
1943 елдан Кызыл Армиядә.
1944 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, I Белоруссия фронтында 47 нче армиянең 143 нче Кызыл байраклы, Суворов орденлы Конотоп-Коростень укчы дивизиясе 487 нче Кызыл байраклы укчы полкында пулемётчы, пулемёт расчёты командиры.
1 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Белоруссияне һәм Польшаны азат итүдә катнаша.
1945 елның гыйнварында батырлык күрсәтә. 15 гыйнварда Варшавадан (Польша) төньяктарак немецлар оборонасында разведка вакытында сугышып, «Максим» пулемётыннан ут яудырып, 3 контрһөҗүмне кире кайтара. Һөҗүмгә күтәрелгән 35 солдат һәм офицерны юк итә. Беренчеләрдән булып Висла елгасын кичә һәм сул як ярда плацдарм яулый. Пулемёттан ут ачып, полкның елганы кичүен тәэмин итә. Варшава–Модлин шоссесы буенда 3 автомашинаны, шул исәптән җиңел автомобильне юк итә, шунда утырып барган вермахт полковнигы үтерелә.
Дойч-Кроне (хәзер Польшадагы Валч шәһәре) янындагы сугышта һәлак була.
Ленин, Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Герой бюстлары Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогында «Сабалылар Бөек Ватан сугышында» мемориаль комплексы территориясендә, Саба районының Завод-Нырты авылында урнаштырыла, шул ук торак пунктларда аның исеме белән урамнар атала. Геройның туган авылындагы мәктәпкә И.С.Башкиров исеме бирелә.
Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. К., 1963;
Населенные пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2023. Т. 3. С. 288, 301;
Книга Героев = Батырлар китабы// сост.: М.В. Черепанов, Е.В. Панов. – Казань, 2022.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.