Татарстан Республикасы сәнәгатендә бу тармакка авиация, һава-реактив двигательләре җитештерә торган Казан моторлар төзү берләшмәсе (КМПО) һәм «КамАЗ» АҖнең «КамАЗ-Дизель» заводы керә.

Авиация двигательләре төзү

Казанда авиация һәм моторлар төзү заводларыннан гыйбарәт булган авиация комплексын төзү эшләре 1932 елда башлана.

Моторлар төзү заводы 1938 елда продукция эшләп чыгара башлый.

Аның төп җитештерү программасы М-103 моторлары өчен АЦН-2 (авиация үзәктән кугычы) эшләп чыгару була.

Моторлар төзү заводында эшләнгән детальләрдән В.Я.Климов конструкциясендә җыелган беренче ВК-105 двигателе 1941 елда сынап карала һәм В.М.Петляков конструкциясендә төзелгән пике ясаучы Пе-2 бомбардировщигына урнаштырыла.

1941–1945 елларда Пе-2, ЛаГГ-3, Як-1/9 самолётлары өчен төрле модификациядәге 15 меңнән артык ВК-105 двигателе җитештерелә.

1940–1945 елларда моторлар төзү заводы каршында В.П.Глушко җитәкчелегендә сыек ягулыклы ракета двигательләре (ЖРД) КБсы эшли. Ягулык компонентларын – азот кислотасы һәм керосинны насос ярдәмендә бирдерә торган сыек ягулыклы ярдәмче РД-1, РД-1х3, РД-2, РД-3 реактив двигательләр төзелә.

1943 елда Пе-2Р двигателе стендта һәм самолёт очышында сынап карала, 1944 елдан Оборона дәүләт комитеты карары белән заводта РД-1х3 двигателен серияләп җитештерү үзләштерелә.

Реактив техника эшләп чыгаруга күчү 1946 елда МиГ-9 самолётлары өчен С.Д.Колосов конструкциясендәге беренче буын РД-20 реактив двигателе җитештерүдән башлана (авиация двигательләре буыннары төп техник күрсәткечләргә: тарту көченә, куәтенә, чагыштырмача ягулык кулланылу күләменә, шулай ук конструкциясенең алдынгылыгына, нәтиҗәле файдаланылуына карап аерыла).

1948 елда Як-23 самолётына урнаштырылган РД-500С двигателе җитештерүгә керешелә.

1951 елда заводта МиГ-15 самолёты өчен В.Я.Климов конструкциясендәге ВК-1 двигателе эшләп чыгарыла.

А.А.Микулин конструкциясендәге РД-3М-500 двигателе (тарту көче 95кН, икенче буын двигатель) дөньяда беренче реактив пассажир Ту-104 самолётына куела һәм самолёт 1956 елдан даими оча башлый (шулай ук двигатель Ту-16 бомбардировщигына да урнаштырыла).

1962 елдан Казан моторлар төзү заводы өченче буын двигательләр – ерак араларга оча торган беренче совет самолёты Ил-62 өчен Н.Д.Кузнецов конструкциясендәге ике контурлы ике валлы реверсив җайланмалы двигатель (тарту көче 105кН) җитештерүгә керешә. НК-8-4 двигательләре ышанычлылык һәм ресурс күрсәткечләре ягыннан совет һәм чит илләр үрнәкләре арасында иң яхшылардан санала. Уртача ераклыкларга оча торган Ту-154Б самолёты өчен Н.Д.Кузнецов җитәкчелегендә тәҗрибә КБ шул төрдәге НК-8-2У двигателен эшли.

1980 елда илнең һава юлларына КМПОда җитештерелгән дүртенче буын НК-8 двигательләре (тарту көче 130кН) урнаштырыла һәм 350 пассажирга исәпләнгән киң фюзеляжлы беренче совет аэробуслары Ил-86 лар күтәрелә. Двигательләрнең экономиялелеге, очып китә алу күрсәткечләре яхшыртыла һәм двигатель эшләвенең техник торышын билгеләү өчен бортка автоматик система урнаштырыла.

Двигательләрне серияләп җитештерү процессында аларның ресурсларын, ышанычлылыгын, экономиялелеге һәм экологиялелеген яхшырту белән тәҗрибә КБ филиалы шөгыльләнә, соңрак ул мөстәкыйль оешма – Казан машиналар төзелешен проектлаштыру бюросы итеп үзгәртелә.

1977 елдан КМПОда Казан компрессор машиналары төзү заводы һәм «Электроприбор» заводы белән берлектә төзелгән газ суырту агрегатларындагы (ГПА) НК-16-18СТ двигательләрен файдалы эш коэфиценты югарырак булган НК-38СТ двигателе белән алыштыру, шулай ук аларны ГПА-16-«Волга» агрегатларына кую өчен тәҗрибә-сәнәгать эшләре башлана, тәҗрибә нәтиҗәләре 2004 елдан серияләп җитештерүгә кертелә.

1982 елдан КМПО илнең төрле климат зоналары шартларында эшли торган магистраль газ суырту станцияләренең (1 меңнән артык) компрессор күчергечләре өчен җир өстендә кулланыла торган газ турбиналы НК-16СТ һәм НК-16-18СТ двигательләре эшләп чыгара.

1985 елда Яшел Үзән шәһәрендә КМПОның филиалы – газ суырту агрегатлары өчен двигательләр җитештерү буенча Яшел Үзән машиналар төзү заводы салына.

2002 елдан КМПОда бишенче буын двигательләр – Ил-96, Ту-204, АН-70 самолётлары өчен Н.Д.Кузнецов конструкциясендә югары дәрәҗәдәге ике контурлы НК-93 винтовентиляторлы двигательләр җитештерү үзләштерелә. Казан моторлар төзү заводы, «Прогресс» моторлар төзү КБсы (Украина, Запорожье ш.) белән берлектә, Ту-324, Як-48 һәм башка самолётлар өчен АИ-22 двигателе җитештерә башлады.

Автомобиль двигательләре төзү

Европада дизельле көч агрегатлары җитештерү буенча иң эре предприятие – «КамАЗ» АҖнең «КамАЗ-Дизель» заводында автомобиль двигательләре эшләп чыгару 1976 елдан гамәлгә ашырыла, завод эшли башлаганнан бирле биредә төрле модификациядәге 2,5 миллионнан артык дизель двигателе җитештерелә.

1975 елда двигательләр заводында вакытлы технология буенча беренче көч агрегаты җыела, 1979 елга 100 меңенче көч агрегаты чыгарыла.

1995 елда 740.11-240, 740.21-240 һәм 740.20-260 двигатель модельләре Россиядә беренче мәртәбә Евро-1 халыкара экология стандартына туры килә торган сертификат ала.

Югары басымлы ягулык насосларыннан файдалану нигезендә двигательләрне камилләштерү һәм башкалар фәнни-техник үзгәртүләр «КамАЗ» автомобиль двигательләренең 740.30-260, 740.52-260, 710.53-290, 740.51-320, 740.50-360 модельләрен Евро-2 стандартына туры китереп сертификацияләргә мөмкинлек бирә.

«КАМАЗ» автомобиле двигательләрен төрле транспорт чараларына яраклаштыру-җайлаштыру эшләре дә алып барыла. 740.10-20 моделендәге двигатель электр агрегатларында һәм күчмә электр станцияләрендә, шулай ук аэродромнарда самолётларга хезмәт күрсәтү өчен билгеләнгән күчмә авиация агрегатларында күчергеч итеп тә кулланыла.

Авыл хуҗалыгы өчен җитештерелгән двигательләр арасында, 740.20-260 двигателе җирлегендә эшләнеп, Евро-1 таләпләре буенча сертификацияләнгән, турбиналы өрдергече һәм арадаш һава өрдергече булган 740.20-240 двигателе беренче тапкыр файдаланыла.

КамАЗда максатчан яңарту программасы эшләнә һәм яңа тип йөк автомобильләре төзелә:

  • 260 ат көче егәрлегендәге двигательле, 24 т авырлыктагы «КАМАЗ-65115-04» транспорт автомобильләре;
  • 260 ат көче егәрлегендәге тулы күчергечле «КАМАЗ-43118» автомобильләре;
  • 320 ат көче егәрлегендәге двигательле, 33 т авырлыктагы зур йөк күтәрелешле «КАМАЗ-6520» автомобильләре;
  • 360 ат көче егәрлегендәге двигатель белән җиһазланган «КАМАЗ-5460-06» автомобильләре.

Шул программаларны гамәлгә ашыру өчен «КамАЗ» АҖдә экологик күрсәткечләре буенча Евро-1, Евро-2, Евро-3 халыкара стандартлар таләпләрен канәгатьләндерерлек 450 ат көче егәрлегендәге куәтле двигательләр төзү эшләре алып барыла.

Әдәбият

Теория воздушно-реактивных двигателей. М., 1975;

Казанскому моторостроительному — 70 лет. Казань, 2001;

Фасхиев Х.А., Костин И.М. Обеспечение конкурентоспособности грузовых автомобилей на этапе разработки. Наб. Челны, 2001;

Большая энциклопедия транспорта. М., 1995. Т. 2; 

Авиационный транспорт. М., 1995;

Политехнический словарь. М., 1977.

Автор – Р.И.Әдһәмов