Биографиясе

1902 елның 4 феврале, Минзәлә өязе Саклаубаш авылы –1995 елның 5 мае, Казан.

Башлангыч белемне Мортышбаш авылы мәдрәсәсендә ала.

1917 елда Наратлы Кичү авылында мәктәп оештыра, укытучы булып эшли.

1929 елдан Казан педагогика институтында укыта.

1939 елдан Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтында методист, «Совет мәктәбе» журналында редколлегия әгъзасы.

Педагогика училищеләр һәм гомуми урта белем бирү мәктәпләре өчен методик ярдәмлекләр һәм дәреслекләр авторы һәм мөхәррире.

Хезмәтләре

Башлангыч мәктәптә сөйләм культурасын үстерү методикасы: Педучилищеләр өчен дәреслек һәм башлангыч мәктәп укытучылары өчен кулланма. Казан, 1944;

Башлангыч мәктәптә татар теле методикасы: Педучилищеләр өчен дәреслек. Казан, 1945;

Туган тел: 1 класс өчен уку китабы. Казан, 1946;

1 классның дәреслекләре белән ничек эшләргә. Казан, 1970 (автордаш).