Тарихы

XVII йөзгә кадәр нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (лашманнар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1883 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет һәм буяу-ману йортлары була.

И.А.Гафаров мәгълүматлары буенча, 1866 елда – анда беренче мәчет (1939 елда ябыла), 1904 елда икенче мәчет төзелә. 1908 елда мәдрәсә ачыла (1919 елдан дәресләр өйләрдә уздырыла).

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 166,1 дисәтинә тәшкил итә.

1905–1906 елларда җир мәсьәләсе аркасында Югары һәм Түбән Каракитә авылларында крәстияннәр кузгалышлары булып уза. Крәстияннәр кузгалышын бастыру өчен хакимият солдатлар җибәрә, бәрелешләр нәтиәҗәсендә үлүчеләр һәм яраланучылар була.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Мөчәли волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Марс авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда Калинин исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – А.Хәкимов), 1944 елда ул колхоздан бригада аерылып чыга һәм “Урал” колхозы оештырыла, 1950 елда алар Мичурин исемендәге колхоз (үзәк утары Түбән Каракитә авылында; беренче рәисе – утызмеңче И.Х.Әмиров) составына керә, 1959 елда – “Йолдыз” колхозы (Түбән Каракитә авылы, рәис К.С.Бакиров 14 ел колхоз белән җитәкчелек итә), 1994 елда “Йолдыз” күмәк предприятиесе итеп үзгәртелә.

2004 елдан “Дрожжаное” агрофирмасы составында, 2011 елдан – “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Каракитә” филиалында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

1920 елда элекке мәчет бинасында клуб ачыла (1967 елга кадәр эшли).

Күренекле кешеләре

З.Ю.Азизов (1931–2007) – педагог, РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы, РСФСР халык мәгарифе отличнигы, СССРның мәгариф отличнигы, “Почёт билгесе” ордены кавалеры;

Н.К.Җамалетдинов (1946 елда туган) – нефтьче, ТРның атказанган нефтьчесе, РФнең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, “Почёт билгесе” ордены кавалеры;

А.А.Җәләлов (1933 елда туган) – үсемлекләр физиологы, биология фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе;

М.К.Миначетдинов (1961 елда туган) – фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Халык саны

1859 елда – 1021,
1883 елда – 1255,
1911 елда – 2008,
1920 елда – 1887,
1926 елда – 1826,
1938 елда – 1733,
1949 елда – 1915,
1958 елда – 984,
1970 елда – 1138,
1979 елда – 1151,
1989 елда – 646,
2002 елда – 478,
2010 елда – 467,
2018 елда – 336 кеше (татарлар).