- РУС
- ТАТ
Кашшаф Хәбир улы Басыйров. Язучы, тәрҗемәче
1906 елның 17 апреле, хәзерге Башкортстан Республикасының Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылы – 1943 елның 16 гыйнвары.
Бәләбәй педагогия техникумын тәмамлый (1927). Кукмарада һәм Казанда мөгаллимлек итә. 1934–1942 елларда Татарстан дәүләт нәшриятында мөхәррир, әдәби тәрҗемәче була.
Бөек Ватан сугышында һәлак була.
Беренче хикәяләре 1925 елдан «Белем», «Безнең юл», «Совет әдәбияты», «Азат хатын» журналларында басыла. «Танышлар» исемле сайланма хикәяләр җыентыгы 1958 елда Казанда нәшер ителә.
Татар теленә М.Ю.Лермонтовның «Герой нашего времени» («Безнең заман герое» романын, 1937), К.Г.Паустовскийның «Колхида» (1938) повестен, А.П.Чехов хикәяләрен (1940, 1946), Н.В.Гогольнең «Мертвые души» («Үле җаннар», 1947) романын, шулай ук В.П.Катаев, А.Серафимович, В.Г.Короленконың кайбер әсәрләрен тәрҗемә итә.
Алар сафта / Төзучесе С.Шакир. Казан, 1961.
Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиографик белешмә. Казан, 1986.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.