Биографиясе

1945 елның 5 гыйнварында Пенза өлкәсенең Городище районы Урта Әләзән авылында туган.

Саратов медицина институтын тәмамлаганнан соң (1969), Беренче клиник хастаханәдә эшли (Саратов шәһәре). 1972–1974 елларда һәм 1982 елдан Саратов медицина институтының госпиталь хирургиясе кафедрасында.

1974–1982 елларда Саратов юл клиник хастаханәсендә.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре хирургиягә: диагностикага, аортаның һәм аорта-янбаш сегментының атреосклеротик зарарланулары бергә кушылган авыруларны дәвалауга карый.