Эчтәлек

Биографиясе

1889 ел, Казан — 1957 ел.

1901–1906 елларда Казан университеты басмаханәсе эшчесе.

1905–1907 елларда революциядә катнаша. 1907 елдан РСДРП әгъзасы. 1911 елда Россия армиясенә алына.

1917 елдан Казанда: бертуган Кәримовлар басмаханәсендә хәреф җыючы, эшче депутатларының Казан губерна Советы әгъзасы. 1918 елда РКП(б)ның Казан губкомы каршындагы Мөселман бюросы җитәкчеләренең берсе.

1919 елда Эстәрлетамак шәһәренә җибәрелә, анда Бөтенбашкорт Гадәттән тыш Комиссиясе рәисе итеп билгеләнә.

1920–1921 елларда ТАССР эчке эшләр халык комиссары.

1921–1923 елларда Тау халыклары АССР ҮБК Президиумы секретаре (Төньяк Кавказ).

1923–1929 елларда Казанда хакимият-хуҗалык һәм партия эшендә: ТАССР Эшче-крәстиян инспекциясе, Хезмәт халык комиссариатларында бүлек мөдире, ВКП(б)ның Югары-шәһәр райкомы секретаре, Камил Якуб исемендәге полиграфия-нәшрият комбинаты директоры, «Яңа китап» нәшрияты идарәсе рәисе урынбасары. 1930–1931 елларда язу машиналары остаханәсендә Шәрекъ телләре буенча консультант, хәреф җыючылар әзерләү курсларында укытучы.

1932 елда репрессияләнә (кара «Милләтчеләрнең контрреволюцион-фетнәчел оешмасы» эше); 1957 елда аклана.

Автор — Р.Г.Хәйретдинов