Биографиясе

1868 ел, Терек өлкәсенең Кура станицасы — 1944 елның 4 феврале, Мәскәү өлкәсенең Абрамцево поселогы.

Владикавказда реаль училище, класслы рәссам дәрәҗәсендә СА тәмамлый (1894).

Казан сәнгать мәктәбен оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе, рәсем һәм нәкышь классларында укытучы (1895– 1917), мөдир (1901–1904, 1907–1914) булып эшли.

«Казан сәнгать мәктәбендә махсус белгечлекләр буенча программалар», «Реформалаштырылган Казан сәнгать мәктәбенең нәкышь класслары программалары» авторы.

Күп тапкырлар СА уздырган сәнгать мәктәпләре укытучылары съездларында катнаша.

1920 еллар башында Татарстан дәүләт нәшриятына плакатлар эшли. ТатАХРР (1923), Рәссамнар берлеге (1935) әгъзасы.

1918–1925 елларда — Мари АССРда, 1930–1932 елларда Мордовия АССРда эшләп ала. Мари һәм мордва халыкларының тормыш-көнкүреше темаларына картиналар яза.

1932 елда Мәскәүгә күчә, Абрамцево посёлогында яши һәм эшли.

Иҗаты

Г.А.Медведев. «Сабанда». 1924;

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда

Медведев пейзажлар, Идел буенда яшәүче татар, мари, мордва, башкорт халыкларының хезмәте һәм көнкүреше темаларына жанрлы картиналар иҗат итә. Идел йөкчеләре, кызылармиячеләр, революция юлбашчыларының зур портрет галереяларын төзи.

Төп әсәрләре: «Борынгы җырлар» (1900), «К.Л.Мюфке портреты» (1900 еллар башы), «Баржа төяүчеләр» (1912), «Авылда ачлык» (1917), тау мариларының авыллары һәм кешеләре сериясе (1918–1925), «Ахирәтләр», «Татарларның сөрү җире», «Сабанда (Кичке күләгәләр)» (барысы да — 1924), «1905 елда шәһәр думасы янында Казан эшчеләренең кораллануы» (1925), «Казанны яклау: XVI йөз», «Борынгы Казан», «Күчмән далаларында», «Чапкын», «1918 елда Казан янында десант төшерү», «Вахитовны ату», «Мордва туе», «Мордва халык җырларын җыючы, мордва халык җырларын, көнкүрешен һәм телен тикшерүче М.Е.Евсевьев эш вакытында» (барысы да — 1926), «Йөкчеләр Иделдә» (1929), «Ленин исемендәге туку фабрикасында. Казан», «Бакыр кою. Вахитов заводы», «Чуен кою. «Кызыл юл» заводы. Казан» (барысы да — 1920 еллар). Медведев портретын Н.И.Фешин иҗат итә.

Казан рәссамнары күргәзмәләрендә (1896), Казан сәнгать мәктәбенең вакытлы күргәзмәләрендә (1911–1916), Картиналарның 1 нче бушлай күргәзмәсендә (Казан, 1918), Казандагы 1 нче Дәүләт сәнгать һәм фән күргәзмәсендә (1920), Картиналар, этюдлар, эскизлар, рәсемнәрнең 1 нче Козьмодемьянск күргәзмәсендә (1920), 2 нче Дәүләт нәкышь, скульптура һәм архит-ра күргәзмәсендә (Казан, 1921), АХРР (Мәскәү, 1922 елдан), Тат­АХРР (Казан, 1923 елдан) күргәзмәләрендә, «Казан плакаты» күргәзмәсендә (Казан, 1929) катнаша.

Әсәрләре ТР Милли музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, А.В.Григорьев исемендәге Козьмодемьянск сәнгать-тарих музеенда, Т.Е.Евсеев исемендәге Мари милли музеенда (Йошкар-Ола шәһәре), Мордва Республикасының берләштерелгән туган як музеенда (Саранск шәһәре), Революция музеенда (Мәскәү) саклана.

Г.А.Медведев. «Ахирәтләр». 1924

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда

Әдәбият       

Червонная С.М. Художники Советской Татарии: Биогр. справ. К., 1975.

Автор — Е.П.Ключевская