Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
Татарстанның Апас районындагы тимер юл станциясе поселогы. Шәһәр тибындагы Апас поселогыннан 16 км көньяк-көнбатыштарак, Ульяновск – Зөя тимер юлы буенда урнашкан
1942 елда тимер юл төзелеше вакытында нигез салына.
Оештырылган көннән Апас районында. 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.
Хәзер Коштаулы авыл җирлеге составына керә.
Поселокта тулы булмаган урта мәктәп (1953 елдан), клуб (1950 елларда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты бар.
1989 елда – 349,
2002 елда –361,
2010 елда – 299,
2015 елда – 282 кеше (73%ы татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.