- РУС
- ТАТ
философ, социолог, философия фәннәре докторы (1991), профессор (1993), ТРның атказанган фән эшлеклесе (1996)
1936 елның 26 августы, Оренбург өлкәсе Орск шәһәре — 2018 елның 25 мае, Казан.
Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң (1967), Казан авиация институтында эшли (1970 елга кадәр).
1973 елдан Казан финанс-икътисад институтында. 1974–1977 елларда Чаллы шәһәрендә, КамАЗда социологик тикшеренүләр бүлеге башлыгы, 1977 елда Җитәкче хезмәткәрләр һәм белгечләр белемен күтәрү институты филиалында, 1978 елдан Казан финанс-икътисад институтында, 1979 елдан РФ Эчке эшләр министрлыгы Юридик институтының Казан филиалында, 1998 елдан Мәскәү коммерция университетының Казан коммерция институтында гуманитар дисциплиналар кафедрасы мөдире.
2002 елдан ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә социология һәм философия кафедрасы мөдире.
2010 елдан Казан университетында, бер үк вакытта Икътисад, идарә һәм хокук институтында.
Хезмәтләре социаль төркемнәр, хокук, җәмгыятьтәге деструктив процесслар социологиясенә карый.
Медальләр белән бүләкләнә.
Малая социальная группа как форма общественного развития. К., 1989;
Групповые корыстные преступления против социалистической собственности: опыт изучения сознания и поведения участников, проблемы предупреждения. М., 1990 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.