Чын исем-фамилиясе – Гыйззәтуллин Фәтхелбәян.

Биографиясе

1918 елның 16 июле, хәзерге Башкортстан Республикасының Куршнаренко районы Талбазы авылы – 1991 елның 25 мае, Казан.

Казан педагогика институтын тәмамлый (1941 ел).

1946 елдан – Татар академия театрында әдәби бүлек мөдире.

1953–1983 елда СССР Фәннәр Академиясе Казан фииалының Тел, әдәбият һәм тарих институтында (1968–1981 елда сәнгать секторы мөдире).

Фәнни эшчәнлеге

Г.Коләхмәтов, Т.Гыйззәт тормышын һәм иҗатын өйрәнә; Г.Камал, Г.Кариев, К.Тинчурин, М.Фәйзи, Ф.Бурнаш, Х.Әбҗәлилов, Р.Ишморат, Г.Кутуй, Һ.Такташ, Г.Насрый һәм башкаларның иҗат портретларын тудыра.

Хезмәтләре татар театры һәм драматургиясе тарихына карый.

Б.Н.Гыйззәт – «Татар совет әдәбияты тарихы» («История татарской советской литературы», 1965 ел), «Совет драма театры тарихы» («История советского драматического театра», М., 1964–1971 еллар), «Күпмилләтле совет әдәбияты тарихы» («История советской многонациональной литературы», М., 1971–1974 еллар), «Октябрьгә кадәрге татар театры» (1988 ел) хезмәтләре авторларының берсе.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ике Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Драматург Таҗи Гыйззәт. Казан, 1957;

Гафур Кулахметов. Казан, 1981.

Әдәбият

Гайнуллин М. Әдәбият һәм сәнгать белгече // Казан утлары. 1968. № 7;

Ишморат Р., Мәхмүтов Һ. Бәян Гыйззәткә 60 яшь // Казан утлары. 1978. № 7.