Әгерҗе районының көнчыгыш өлешендә урнашкан.

Мәйданы 30,9 мең га, шул исәптән урманнар – 6,8 мең га, сазлыклар – 400 га.

Кырыкмас, Бимә, Кады, Ары-Казы, Кумырсы, Шехостан елгалары ага.

Елга кондызын һәм суерны саклап калуда уңайлы шартлар булдыру өчен 1984 елда оештырыла. 1999 елда 30 баштан артык кондыз теркәлә. Татарстанда елга-су камасы даими яши торган бердәнбер урын.

ТРның Кызыл китабына кертелгән хайван төрләреннән җизбаш, гади кара елан, зур каракош, елга каракошы, яр чыпчыгы, көрән аю очрый.