Тарихы

1678 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык.

XX йөз башында 2 су тегермәне, тимерчелек, май язу йорты эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 801,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Афонас волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.

Хәзер – Шәңгәлче авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда “Красные Горы” колхозы оештырыла. 1951 елда аңа “Ключ Труда” колхозы (Ключ Труда поселогы) керә, 1956 елдан “Уңыш” колхозы (үзәк утары – Шәңгәлче), 1959 елдан берләштерелгән Ленин исемендәге колхоз (үзәк утары – Шәңгәлче авылы), 1970 елда “Знамя комунизма” совхозы, 1993 елдан “Шәңгәлче” совхозы итеп үзгәртелә.

1997 елдан “Шәңгәлче” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2014 елдан “Түбән Кама” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2021 елдан “Восток” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бүлекчәсе).

Халкы башлыча үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Совет чорында клуб эшли. Авылда төзекләндерелгән апостоллар Петр һәм Павел чишмәсе (“Полиметаллинвест-НК” предприятиесе акчасына) бар.

Авыл янында археология истәлеге – Келәтле кабер ташы (Алтын Урда чоры болгар ядкәре) табыла.

Халык саны

1870 елда – 280,
1913 елда – 638,
1920 елда – 671,
1926 елда – 696,
1938 елда – 478,
1949 елда – 433,
1958 елда – 368,
1970 елда – 458,
1979 елда – 230,
1989 елда – 116,
2002 елда – 91,
2010 елда – 60,
2022 елда – 118 кеше (керәшен татарлар).