Биографиясе

1951 елның 4 гыйнвары, Лаеш районы Татар Агайбашы авылы — 2003 елның 15 июле, Казан.

Казан театр училищесен тәмамлаганнан соң (1970), Татар академия театры труппасына кабул ителә.

Иҗаты

Ф.Х.Хәйруллина Нәфисә ролендә

Н.Азанбаев «Күтәрелеш», Җәүдәт ролендә – И.Вәлиев

Иҗатының башлангыч чорында башкарган яклаучысы булмаган Зөһрә һәм сокланучан Мәстүрә («Һиҗрәт», «Портфель», Н.Исәнбәт), Клавдия («Мин — солдат хатыны», Н.П.Анкилов), Вера («Бер төн», Б.Л.Горбатов), Финея («Җүләр кыз», Лопе де Вега) кебек яшь героиня рольләрендә актриса һәр характерның үзенә генә хас үзенчәлекләрен бирергә омтыла. Зур осталык белән Гөлбану («Татар хатыны ниләр күрми», Г.Ибраһимов) образын тудыра: героинясының бәхетле яшьлек елларыннан алып, татар хатын-кызын кимсетә, аның абруен түбәнсетә торган явыз чынбарлык белән котылгысыз бәрелешкә керүдән һәлак булганга кадәрге катлаулы тормыш юлын, шул юлны узган вакытта характерының даими үсеш-үзгәрешен дәлилле яктырта. Кәләш («Кияү белән кәләш», М.Байҗиев) образын ышандырырлык һәм ялкынлы итеп башкара, Зөләйха (шул исемендәге әсәр буенча, Г.Исхакый) ролендә, героинясының четерекле язмышын гәүдәләндереп, трагизмның югары ноктасына ирешә.

Хәйруллина иҗатына хас зыялылык, сәхнәдә үз-үзен тотышында тыйнаклык, образның нечкә психологик рәсемен бирергә, беренче чиратта аның рухи эчтәлеген ачарга омтылу аның һәр ролен, шул исәптән характерлы образны да, комедия персонажын да үзенчәлекле итә. Актриса Катарина («Тискәрегә авызлык», У.Шекспир), Халисә, Җәмилә («Су төбендә сөйгәнем», «Чапты атым Казанга», З.Хәким), Кәтернә («Гөргөри кияүләре», Т.Миңнуллин), Эсмеральда («Зифа», Н.Исәнбәт) образларын аруча мавыгып уйный. Истә калырлык зур рольләре арасында Мөршидә («Мәхәббәтең чын булса», Х.Вахит), Гөлчирә («Ташкыннар», Т.Гыйззәт), Әнисә («Сөяркә», Т.Миңнуллин), Элена («Гаугалы гаилә» Э. де Филиппо), Мәрфуга («Кишер басуы», З.Хәким), Гөлемхан («Ахырзаман», Ч.Айтматов романы буенча) һ.б. бар.

Әдәбият

Илялова И. Г.Камал театры артистлары = Артисты театра им. Г.Камала. К., 2005.

Автор — И.И.Илялова