Биографиясе

1941 елның 14 апрелендә Казанда туган.

1964 елда Казан медицина институтын тәмамлагач, Алексеевск район Үзәк хастаханәсенең балалар табибе, аннары ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгы инспекторы.

1966–1976 елларда һәм 1993 елдан Казан медицина университетында, 1976–1993 елда Чита һәм Горький медицина институтларында кафедра, Горький педиатрия фәнни-тикшеренү институтында бүлек мөдире.

1995 елда Казан медицина университетында илебездә беренче биомедицина этикасы (1995) һәм медицина хокукы (1998) кафедралары оештыра. 2003 елдан Россия Медицина фәннәре академиясе Балалар сәламәтлеге фәнни үзәгенең мәгълүмат-аналитика бүлегендә эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Казан медицина мәктәпләре үсеше тарихына һәм күренекле Казан галимнәре Н.А.Виноградов, Ф.Г.Мөхәммәдъяров, А.В.Вишневский эшчәнлегенә, балалар авырулары һәм үлеме, медицинаның социаль проблемаларына багышлана.

«Казан профессорлары – гигиенистлар» («Казанские профессора – гигиенисты», 1995), «Казан медицина университеты деканнары» («Деканы Казанского медицинского университета», 1997) дигән биографик сүзлекләр төзүче һәм аларның мөхәррире.

Хезмәтләре

Очерки по истории казанской медицинской школы. Казань, 1991.

Младенческая смертность в Республике Татарстан. Казань, 1997.

Казанский государственный медицинский университет: справочные материалы. Казань, 1999.