Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда (башка мәгълүматлар буенча, 1919 елда Татар Мәмәтхуҗасы авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигезләнә) нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Зөя кантоны составында. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Вахитов авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1934 елда “Трактор” колхозы оештырыла, 1954 елдан авыл Тукай исемендәге колхоз (Яңа Болгар авылы), 1958 елдан – “Волга” колхозы (Матюшино авылы), 1970 елдан – XXIII партъезд исемендәге совхоз (Октябрь поселогы), 1985 елдан – “Ташёвский” совхозы (1996–2002 елларда “Идел” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2002–2007 елларда “Вахитов” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы) составында.

Халкы бакчачылык, шәхси ярдәмче хуҗалыкларында яшелчәчелек белән шөгыльләнә.

“Ташёвский” совхозы һәм “Идель” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (1992–2001 елларда) директоры, ТАССРның атказанган агрономы, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Югары Ослан районының мактаулы гражданы, “Почет билгесе” ордены кавалеры Р.Г.Гатинның (1941 елда туган) тормышы һәм эшчәнлеге авыл белән бәйле.

Мәгариф һәм мәдәният

1934 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1986 елда – тулы булмаган урта, 1993 елда – урта, 2015 елда тулы булмаган урта мәктәп (2000 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (1986 елдан), китапханә (1987 елдан), мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2000 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Каз канаты” вокаль ансамбле (2000 елдан) эшли.

Халык саны

1926 елда – 157,
1938 елда – 258,
1949 елда – 279,
1958 елда – 227,
1970 елда – 208,
1979 елда – 216,
1989 елда – 183,
2002 елда – 230,
2010 елда – 203,
2017 елда – 213 кеше (татарлар).