Биографиясе

1920 елның 21 ноябре, Чуаш АССРның Порецк районы Турдаково авылы —1991 елның 28 апреле, Казан.

1942 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, 543 нче оборона заводында (Казан) эшли.

1951 елдан СССР ФАнең Казан филиалы Физика-техника институтында; сүрүләрнең нәсызыкча механикасы лабораториясе мөдире (1965–1976), сүрүләр теориясе бүлеге мөдире (1976–1987), баш фәнни хезмәткәр (1988 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре сүрүләрнең нәсызыкча теориясе мәсьәләләрен санлы чишү алымнарына карый. Корнишин мәсьәләләрне күчешләрдә вариатив алымнар белән чишкәндә җыелучанлыкны тизләтү ысулын, бериш булмаган кисәкле сүрүләрне һәм планда катлаулы формадагы сүрүләрне исәпләү өчен эзләнелә торган функцияләрнең апроксимацияләрен төзү юлларын тәкъдим итә; сүрүләр һәм пластиналарны исәпләү өчен югары төгәллекле соңгы аермалар алымын куллана.

Корнишин җитәкчелегендә сүрүләр механикасы мәсьәләләрендәге нәсызыкча тигезләмәләрнең зур системаларын итерацион чишү юллары үстерелә; тоташ коррозия шартларында йөкләнеш астындагы пластиналар һәм сүрүләрнең ныклыгы һәм тотрыклылыгына караган нәсызыкча мәсьәләләр куела һәм чишелә; пластиналар һәм сүрүләрне авырлыгы һәм катылыгы буенча оптимальләштерүгә карата геометрик һәм физик куелыштагы ике үлчәнешле мәсьәләләрнең санлы чишелешләре табыла; хәрәкәт итүче йөкләнешләр тәэсирендәге пластиналар һәм куыш сүрүләрнең соңгы бөгелешләре тикшерелә; пластиналар һәм куыш сүрүләрнең кабаттан йөкләнешләр вакытындагы бөгелешләре һәм тотрыклылыгы мәсьәләләре геометрик һәм физик нәсызыкчалылыкны исәпкә алып чишелә.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Нелинейные задачи теории пластин и пологих оболочек и методы их решения. М., 1964;

Вычислительная геометрия в задачах механики оболочек. М., 1989 (автордаш);

Введение в метод конечных элементов статики тонких оболочек. К., 1990 (автордаш).