Биографиясе

1872 елның 27 декабре, Сембер губернасы, Буа өязе Бурцево авылы – 1955 елның 5 гыйнвары, Мәскәү.

Мещаннар катлавыннан.

Казан университетын тәмамлый (1896 ел), шунда ук эшли: полиция хокукы кафедрасының профессор стипендиаты (1898 елга кадәр), 1898–1906 елларда приват-доцент, 1906 елдан экстраординар профессор.

1905–1907 елгы революция елларында самодержавие строен либеральләштерүне яклап чыга, хөкүмәт тарафыннан эзәрлекләнә. 1908 елда Казан университетында лекцияләр укудан читләштерелә.

1908–1909 елларда Мәскәү университеты приват-доценты, 1909–1911 елларда экстраординар профессор, 1911–1918 елларда ординар профессор; бер үк вакытта 1912–1917 елларда тәхет варисы Николай лицеенда (Мәскәү) укыта. 1918–1920 елларда Таврия (Симферополь шәһәре), 1921–1928 елларда 1 нче Мәскәү университетлары профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

«Җинаять эшендә дәүләт тарафыннан яклауны гамәлгә кертү идеясе» («Идея государственного учреждения уголовной защиты», 1900 ел), «Катнаш типтагы җинаятькә каршы процесста алдан башкарылган эш институтларының яшәүчәнлеге» («О жизнеспособности институтов предварительного производства в уголовном процессе смешанного типа», 1900 ел), «Хатын-кыз фахишәләрне теркәү. Врач-полиция күзәтүе» («О прикреплении женщин к проституции. Врачебно-полицейский надзор», 1903 ел), «Европада фахишәлеккә каршы көрәш» («Борьба с проституцией в Европе», 1909 ел) кебек төп хезмәтләре җинаять эше мәхкәмәсе мәсьәләләренә, җинаятьчелек сәбәпләрен анализлауга, җәза бирү принциплары һәм ысулларына карый. «Дәүләт хокукы: Лекцияләргә ярдәмлек» («Государственное право: Пособие к лекциям». М., 1912 ел), «Дәүләт хокукы очеркы» («Очерк государственного права», М., 1915 ел) хезмәтләрендә А.И.Елистратов көчле үзәк хакимиятне яклап чыга һәм Россиядә самодержавиеле хокукый дәүләт концепциясен тәкъдим итә.

«Рус административ хокукы дәреслеге» («Учебник русского административного права», вып. 1-2. М., 1910–1911 еллар), «Административ хокукның төп башлангычлары» («Основные начала административного права», М., 1914 ел), «Административ хокук очеркы» («Очерк административного права», М., 1922 ел), «Административ хокук» («Административное право». М.-Л., 1929 ел) кебек хезмәтләрендә ул гражданнарның хокукын, иреген һәм абруен яклый.

Әдәбият

Кутафин О.Е., Бельский К.С. Елистратов — выдающийся русский государствовед и административист // Государство и право. 1993. № 12;

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). Казань, 1904. Ч. 2;

Биобиблиографический словарь профессоров и преподавателей Казанского университета: 1905–1917. Казань, 1986;

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. Казань, 2002. Т. 1.                          

Автор – Е.Б.Долгов