РСДРПның Уральск милләтләр комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

 «Яшәсен милли мохтарият, яшәсен халык республикасы!» лозунгы белән 1917 елның 5 апреленнән 23 сентябренә кадәр Уральскида татар телендә нәшер ителә, барысы 15 саны чыга.

Мөхәррирләре — А.Габдүшев, Х.Самакаев, Г.Әбүбәкеров, А.Ишмөхәммәтов.

Актив авторлары арасында — М.Әлмәхмүтов, М.Гаделшина, Р.Рәмзани, Г.Хөсәенов һ.б.

Юнәлеше

Бөтенроссия мөселманнары корылтае, Учредительләр җыены чакырылышлары идеяләренә теләктәшлек белдерергә, сайлауларда гомуми һәм тигез тавыш бирергә чакыра.

«Хәбәрләр»дә Җир турында декрет, Бөтенроссия мөселманнары корылтае, Бөтенроссия мөселманнарының вакытлы хәрби шурасы һәм башка документлары басыла.

Урал мөселманнары корылтаеның эш барышы яктыртыла, Уральскида шәһәр идарәсе оешу турында сүз алып барыла.

Хатын-кызлар мәсьәләсенә, татар уку-укыту оешмаларындагы вазгыятькә багышланган язмалар урнаштырыла.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.