1646 елдан Югары Башка Чирмешән исеме белән мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Башка Чирмешән, Икенче Чирмешән буларак та билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә (1878 елдан), Халык мәгарифе министрлыгы карамагындагы рус-татар мәктәбе (1888 елдан), җил һәм 3 су тегермәне, 3 тимерче алачыгы, 2 ярма яргыч, 2 мануфактура һәм 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1723,7 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Зур Тояба волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кайбыч, 1944 елның 19 февраленнән – Подберезье, 1956 елның 17 маеннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Чирмешән авыл җирлеге үзәге.

1930 елдан – “Алга” авыл хуҗалыгы артеленә, 1959 елдан – Вахитов исемендәге колхоз, 1994 елдан – Вахитов исемендәге крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2004 елдан – “Әнәле” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2011 елдан “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1925 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1931 елда – җидееллык, 1940 елда – урта, 1941 елда – җидееллык, 1966 елда урта мәктәп (1982 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә,  фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1990 елдан) бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: I Чирмешән авыллыгы (Маклашеевка културасы), II Чирмешән авыллыгы (гомуми болгар истәлеге), III Чирмешән авыллыгы (Имәнкискә культурасы).

Күренекле кешеләре

М.-С.Биккинин (1839–1924) – имам-хатиб, мәгърифәтче, авылда рус-татар мәктәбен ачуны башлап йөрүче;

М.Ш.Ягъфәров (1926–2014) – физик-химик, химия фәннәре докторы, Бөек Ватан сугышында катнаша, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 151ир заты;
1859 елда – 809,
1897 елда – 1349,
1908 елда – 2116,
1920 елда – 1646,
1926 елда – 1547,
1938 елда – 1557,
1949 елда – 1154,
1958 елда – 1018,
1970 елда – 1078,
1979 елда – 1025,
1989 елда – 672,
2002 елда – 557,
2010 елда – 470,
2015 елда – 413 кеше (татарлар).