- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1944 елның 13 сентябре, үлгәннән соң), гвардия кече сержанты
1912 елның 25 мае, Казан губернасы, Чистай өязе (хәзерге Чирмешән районы) Кармыш авылы — 1944 елның 23 гыйнвары, Украина ССРның Кировоград шәһәре.
Башлангыч мәктәпне тәмамлый. Донбасс, Мәскәү, Пермьдә эшли (1928-1941 еллар).
1941 елның сентябреннән Кызыл Армиядә.
1941 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 5 нче гвардия армиясенең 95 нче гвардия укчы дивизиясе 233 нче гвардия артиллерия полкының орудие төзәүчесе.
Сталинград, Дон, Воронеж, Дала һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Сталинград (1942–1943 еллар), Курск сугышларында, Днепрны кичүдә һәм Полтаваны азат итүдә (барысы да – 1943 елда), Кировоград операциясендә (1944 ел) катнаша.
1944 елның 15 гыйнварында Грузский авылы (Кировоград өлкәсе) янындагы бәрелештә батырлык күрсәтә. Дошманның контрһөҗүмен кире кайтарганда аның танкын шартлата, 2 орудиесен һәм 2 пулемётын юк итә.
Яу кырында һәлак була.
Ленин ордены, Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Кировоградта бер урам Б.Г.Габдрахманов исемен йөртә.
Б.Г.Габдрахманов бюстлары Чирмешән һәм Чирмешән районының Карамыш авыллары Геройлар аллеясында урнаштырыла. Кировоград шәһәрендә (хәзерге Кропивницкий), Чирмешәндә һәм туган авылында урамнарга, шулай ук бинасына мемориаль такта куелган. Карамыш мәктәбенә аның исеме бирелә.
Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;
Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1;
Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 38;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2025. Т. 3. С. 617, 621, 630, 631.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.