Салкын яки кайнар углекислоталы чыганаклардан үсемлек калдыкларына СаСО3 ның (кальцит яки арагонит) утыруы нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Еш кына үсемлек, әкәм-төкәм һәм башка эзләре була.

Соры, сары, көрәнсу төсләрдә. Күзәнәклелеге 2 дән 40% ка кадәр. ТРда Кама Тамагы, Түбән Кама районнарында известьле туфның А+В+С категориясе буенча 7,4 мең м3 запаслы чыганаклары ачыкланган (1996). Катламнарның калынлыгы 0,28-3,8 м, СаСО3 микъдары 85-99%.

Төзелеш материалы буларак, киселмә һәм декоратив таш, төзелеш известе алу, цемент җитештерү, туфракны известьләү өчен кулланыла.