7 төре билгеле, Евразиянең, Төньяк Американың төче һәм тозлырак суларында тереклек итәләр.

Татарстан территориясендә бер төре — гади чабак (R. rutilus) бар. Елга , күл, сусаклагычларда яши. Өер булып йөри.

Гәүдәсе биек, ян-яктан нык кысылган, озынлыгы 25–30 см, авырлыгы 200–250 г. Тәңкәсе эре. Сырты зур таплы яшькелт төстә. Ян-яклары һәм корсагы көмешсыман. Койрык һәм сырт йөзгечләре соры, калганнары кызгылт-сары. Күзләренең төсле катлавы кызгылт-сары, башка карплардан күзенең өске өлешендәге кызыл табы белән аерыла. Яшәвенең 3–4 елында җенси җитлегә. Суның температурасы 10–12,5°С булганда күпләп уылдык чәчә башлый. Уылдык чәчү урыннары — 1 м га кадәр тирәнлектәге үсемлек субстратлы яр буйлары. Үрчемлелеге 1 дән 100 мең уылдык бөртегенә кадәр. Бөҗәк личинкалары, кысласыманнар, вак моллюсклар, суүсемнәр белән туклана.

Җирле кәсәбәчелек һәм аучылык спорты объекты.