Шул исемдәге оешма органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1907 елның 3 октябреннән 1909 елның 22 июленә кадәр Казанда татар телендә нәшер ителә, барлыгы 68 саны чыга.

Рәсми нашире һәм мөхәррире – Ә.Бәхтияров, гамәлдә – Ф.Әмирхан.

Газетада Х.Абоздров, И.Акчура, Й.Акчура, С.Әмирхания, Ш.Әхмәров, К.Бәкер, А.Бикколов, Г.Галимов, Г.Гафуров-Чыгътай, Г.Ибраһимов, Г.Камал, С.Рәмиев, Г.Сәгыйдов, Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Р.Фәхретдин һәм башкаларның мәкаләләре һәм әсәрләре басыла.

«Белем һәм мәгариф – барлык халык бәхетенең нигезе!» шигаре астында чыга.

Юнәлеше

Газета битләрендә Россиянең иҗтимагый-сәяси тормышы, Дәүләт Думасы һәм төрле партияләрнең («Иттифак әл-мөслимин», «Истино русские» һ.б.) эшчәнлеге, җирле вакыйгалар хроникасы яктыртыла.

Редакция милли мәгариф системасын реформалаштыру, яңа методлы укыту мәсьәләләренә зур игътибар бирә.

Төп темалар арасында хатын-кызлар мәктәбе өчен бердәм программа төзү, , укытучы хатын-кызлар съезды проблемалары була. Редакция мәгариф системасындагы торгынлыкны кискен тәнкыйтьли, укучыларның хатлары баса, мондый материалларның күбесе «Уку йортлары эшчәнлеге турында» рубрикасында урнаштырыла.  Моннан тыш, «Казан хәбәрләре», «Төркия хәбәрләре», «Чит ил хәбәрләре», «Яңа китаплар», «Газеталардан», «Яңа әсәрләр», «Хатын-кызлар дөньясы» һ. б. рубрикалар була.

Газета битләрендә икътисад, дин, фәлсәфә мәсьәләләре күтәрелә.

Басма татар җәмәгатчелегендә төрлечә бәяләнә, хәтта Казан губернаторына газетаны революцион эшчәнлеге өчен ябуны таләп итеп хат язалар.

Әдәбият

«Әл-Ислах» газетасының библиографик күрсәткече. Казан, 1991;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – А.Ә.Хасавнех