РКП(б)ның Петроград комитеты карамагындагы губерна төрки халыкларының пропаганда һәм агитация бюросы, РСФСР Милләтләр эшләре буенча халык комиссариатының Петроград комитеты татар бүлеге органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның 25 июленнән 1921 елның 7 ноябренә кадәр Петроградта татар телендә нәшер ителә.

1918 елның 4 октябренә кадәр «Хөррият» исемендә чыга.

Төрле елларда мөхәррирләре — Х.Гайнуллин, Б.Мансуров.

Актив авторлар арасында Ч.Илдарым-Солтан, Х.Мәүлетов, Я.Мәмишев, М.Мирсадыйков, И.Рәхмәтуллин, Ч.Солтанов, Б.Талыбов, Н.Яруллин була.

Юнәлеше

«Бөтендөнья хезмәт ияләре, берләшегез!» лозунгы белән чыга.

Газета чит ил интервентларыннан Ватанны сакларга чакыра; халыкның ярлы катлавы арасында коммунистик идеяләр тарату һәм буржуазиягә каршы сыйнфый көрәшне активлаштыру яклы була.

«Авыллардан яңалыклар» исемле даими рубрикада авыл хуҗалыгындагы хәлләрнең торышы, наданлыкны бетерү эшчәнлеге турында информация бирә, авылларда коммунистик агитацияне көчәйтергә чакыра.

Германия, Польша, Чехия, Румыния, Норвегиядә революцион хәлләрне яктырта.

Үзенең төп идея дошманнары — Мөселман комитеты һәм Милли Шураның эшчәнлеген тәнкыйтьли.

Россия мөселман коммунистларның 1 нче съезды эшчәнлеген яктырта. Клублар, уку заллары, китапханәләр һәм башкалар ачылу турында белдерүләр бастыра.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – А.Ә.Хәсәвнех