XIII–XIV йөзләргә караган кечерәк саклану корылмасы. Болгар тарих-архитектура музей-саклаулыгы составына керә.

Беренче тапкыр Кече шәһәрчек атамасы 1712 елда дьяк Михайлов тасвирламасында теркәлә. Шәһәрчекнең ядкәрләре 1893 елда А.Н.Смирнов, А.И.Александров, 1946 елда О.С.Хованская, 1981–1984 елларда Л.А.Беляев һ.б. тарафыннан тикшерелә.

Кече шәһәрчек планда трапеция рәвешендә, төньяктан көньякка сузылган; периметры буенча урлар һәм чокырлар эзләре сакланган 2 рәт ныгытмалары булган. Тышкы зурлыгы: көнчыгыш ягы — 290 м, көнбатышта — 330 м, төньякта — 300 м, көньякта 150 м. Ныгытмаларның икенче, эчке рәте тагын бер дүртпочмаклы мәйданчык хасил итә (ур чокыры буенча зурлыгы: төньяк һәм көнчыгыш яклары 105 әр м, көньякта — 90 м, көнбатыш ягы — 106 м). Комплексның төньяк өлешендә (шәһәр уры каршында) урнашкан, 4 м дан артык киңлектәге ике манаралы монументаль капка ансамбльнең композицион үзәген хасил иткән. Пилон манаралар керү урынын симметрик рәвештә чикләгәннәр, планда алар турыпочмаклык формасында (8x9 м). Манараларның эченә керү өчен, тыштан аларның капкаларына кадәр тар юллар сузылган. Көнбатыш манара эчендә бормалы баскыч эшләнгән. Көнчыгыш манара гөмбәз түбәле заллы корылмадан гыйбарәт булган.

Кече шәһәрчекнең икенче монументаль корылмасы да чокыр сызыгында, капкага капма-каршы — эчке мәйданчыкның көньяк чигендә урнашкан. Планда ул чокыр юнәлеше буенча (көнчыгыштан көнбатышка) сузынкы турыпочмаклык рәвешендә (19×13 м). Бина эчтән ике бүлмәгә бүленгән. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә төзелеш эшләренең төгәлләнмәве ачыклана. Өченче корылма зур түгел (5,2×5,3 м), аның көнчыгышка караган ягында киң (2,7 м) керү урыны булган. Бина ике саклану рәте арасында, эчке мәйданчыкның төньяк-көнчыгыш почмагына капма-каршы урнашкан. Ян-яклардагы диварлар буенда таш эскәмияләр (суфалар) куелган, керү урынына капма-каршы диварда михраб корылган, ул бинаның тышыннан контрфорс белән терәтелгән. Аның каршындагы каналлы сулык тәһарәт алу, юыну өчен файдаланылган. Кече шәһәрчекнең өйрәнелгән барлык корылмалары, ак ташларның шома өслеген алга чыгарып, алебастр измәсе кулланып төзелгән, соңыннан аларның диварлары штукатурланган. Элегрәк сүтелгән ядкәрләрнең материалларын кабат файдалану эзләре дә бар. Археологлар фаразынча, төзелеш эшләре бер үк план буенча 1–2 сезон дәвамында башкарылган. Табылдыклар (XIV йөзнең 1 нче яртысына карыйлар) бик аз очрый, бу шулай ук төзелешнең кыска вакытлы булуын күрсәтә.

Кече шәһәрчекнең нинди максатларда корылуы турында тикшеренүчеләрнең бердәм фикере юк, аны төзү, ихтимал, шәһәрнең 1361 елда Булат Тимер бәк тарафыннан яулап алынуы сәбәпле туктала. Истәлек төзелеп бетмәгән тантаналар үткәрү комплексы яки кәрвансарай калдыклары дип исәпләнә.

Әдәбият          

Шпилевский С.М. Древние города и другие булгаро-татарские памятники в Казанской губернии. К., 1877;

Беляев Л.А. Новый архитектурно-археологический памятник XIV в. на Болгарском городище // Архитектурное наследие и реставрация. М., 1986;

шул ук. Малый городок как памятник архитектуры и строительного искусства Великого Болгара XIV века // Город Болгар: Монументальное строительство, архитектура, благоустройство. М., 2001.

Автор — Р.Ф.Шәрифуллин