Административ-территориаль буйсынуы

1921 елда Иске Иркәнәш авылыннан күченүчеләр тарафыннана нигез салына. Крип, Отруб исемнәре белән дә билгеле.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Минзәлә кантоны Калтак волостена (1924 елдан Яңа Маҗын) керә.

1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән Минзәлә районында.

Хәзер Иркәнәш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда поселокта “Кызыл юл” колхозы оештырыла, 1934 елда “Кызыл яшьләр” (Имәнле авылы) авыл хуҗалыгы артеле белән берләштерелә. 1950 елда “ДИЛ” колхозы составына керә, 1958–2000 елларда – Тукай исемендәге колхоз. 2006 елдан – “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2017 елдан “Әнәк” агрофирмасы (Актаныш районы) составына керә.

Халкы күбесенчә кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл тирәсендә археология истәлеге табыла: Яңа Иркәнәш авыллыгы (Пьянобор культурасы).

Күренекле кешеләре

З.Ә.Латыйпов (1966 елда туган) – педагогика фәннәре кандидаты, Казан Федераль университетының Алабуга институтында математика һәм табигать фәннәре факультеты деканы (2009 елдан).

Халык саны

1922 елда – 74,
1926 елда – 85,
1970 елда – 128,
1979 елда – 97,
1989 елда – 43,
2002 елда – 43,
2010 елда – 25,
2017 елда – 36 кеше (татарлар).