Гомуми мәгълүмат

Төмән шәһәреннән 595 км ераклыкта урнашкан. 1961 елда оештырыла. Халкы – 125368 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 12425 кеше.

Татар җәмгыяте тормышы

Татарлар монда 1970 еллар башыннан Самотлор – Усть-Балык – Төмән – Уфа – Әлмәт нефть үткәргече төзелүгә бәйле рәвештә яши.

Хәзерге вакытта шәһәрдә «Тальян» татар-башкорт мәдәни үзәге (1997 елдан) бар; аның каршында «Гөлнәзирә» халык хореография коллективы, «Капельки» фольклор һәм «Надежда» вокаль студияләр, «Родник» театр коллективы, «Ләйсән» халык вокаль ансамбле (1978 елдан) эшли.