Биографиясе

1935 елның 8 февралендә Казанда туган.

1958 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Россия Фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Казан физика-техника институтында эшли, 1986 елдан әйдәп баручы, 1997 елдан баш фәнни хезмәткәр. Бер үк вакытта 1991 елдан Казан университетында педагогик эштә.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре ЭПРга, тәртипкә салынмаган һәм өлешчә тәртипкә салынган мохиттәге парамагнит ионнарның электрон релаксациясенә карый. Интеграллаучы релаксометр аппаратурасын һәм релаксация вакытларын билгеләү ысулын эшли (бергәләп), бу исә куертылган системалардагы спин-челтәр (10–9 ска кадәр) һәм спин-спин (10–10 ска кадәр) кыска вакытлы электрон релаксацияләрен аерым үлчәүне беренче мәртәбә гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә; күпчелек магнит комплексларының релаксациясе вакыты турында мәгълүмат туплый. Комплексларның микротөзелешен, молекуляр хәрәкәтчәнлеген, поликристалл эремәләрнең төрле режимда суытылу вакытындагы фаза күчешләренең үзенчәлекләрен тикшерә.

Беренче мәртәбә металлы ионалмашлы полимерларның эчке төзелешен билгели (1977).

Бүләкләре

1979 елда Д.И.Менделеев исемендәге Бөтенсоюз химия җәмгыяте бүләгенә лаек була. Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Электронная релаксация и резонанс парамагнитных ионов в растворах // Радиоспектроскопия конденцированных сред. М., 1990.

ЭПР в ионитах. М., 1992 (автордаш).

Структурные изменения и фазовые переходы в водных растворах нитрата гадолиния в процессе их замораживания // Физика твёрдого тела. 2003, Т. 43, № 7 (автордаш).

Автор – Р.Г.Усманов