Татарстан Республикасының хәзерге Зәй районы территориясендә, Акташ тимер юл станциясеннән – 20 км, Чаллы пристаненнан 118 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Акташ районы Яңа Никольский авыл советы, 1935 елдан – Ямаш авыл советы, 1963 елдан Әлмәт районы Ямаши авыл советы составында.

Халык саны – 121 кеше (1930 ел, руслар), 136 кеше (1939 ел, руслар), 63 кеше (1956 ел, руслар), 66 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.