Эчтәлек

1941 ел ахырында — 1942 ел башында Казанда 146 нчы укчы дивизия буларак оештырыла. Беренче командиры итеп генерал-лейтенант Ю.В.Новосельский билгеләнә. 50, 49, 67 нче армияләр һәм 3 нче удар армия составында сугыша. 1942 елның апрелендә Мәскәү янында беренче тапкыр сугышка керә. Спас-Деменск, Остров, Тарту, Рига, Варшава шәһәрләрен азат итүдә һәм Берлинны алуда катнаша. Батырлыгы өчен Остров дивизиясе дигән мактаулы исем бирелә (1944, июль).

Тарту һәм Берлин шәһәрләрен алганы өчен Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Суворов орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият  

Кирсанов Н., Гильманов З. Шла дивизия вперёд. К., 1972.

Автор — В.Ф.Телишев