Тарихы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлавына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле игенчелек һәм терлекчелек, кәрзин үрү, балыкчылык таралган була.

1847 елда Казан сәүдәгәре Исхак Мостафин тарафыннан авылда мәчет салына. 1860 елда мәктәп, 1865 елда земство мәктәбе ачыла. XX йөз башында авылда 2 мәчет эшли (1860 һәм 1875 елларда төзеләләр).

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 4408 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Салагыш волостена керә. 1920−21 елда Вотяк автономияле өлкәсе составында. 1921 елдан – ТАССРның Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1935 елның 10 августыннан – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елнынең 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Бәзәкә авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Сталин исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – Н.Гыйзәтуллин). 1943 елда колхоз ике хуҗалыкка: Сталин һәм Ворошилов исемендәге колхозларга бүленә, 1952 елда Сталин исемендәге колхозга берләшәләр.

Бөек Ватан сугышы елларында авылда май язу заводы, Сталин исемендәге сәнәгать комбинаты эшли (кәрзин, коршау, үргән җиһаз, балык тоту өчен сөрәкә ясыйлар).

1958 елда “Кызыл Октябрь” (Мари Тәкәше авылы), “Труженик” (Ык Тамагы авылы) һәм Сталин исемендәге колхозлар Сталин исемендәге колхозга берләшәләр (Бәзәкә, Ык Тамагы, Сәйтәк, Мари Тәкәше, Татар Тәкәше авыллары). 1963 елдан авыл “Кама” колхозы составында (колхоз идарәсе Бәзәкә авылында). 1998 елдан – “Кама” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Халкы күбесенчә “Кама” колхозы” җаваплылы чикләнгән җәмгыятьтә эшли (кырчылык, ит-сөт терлекчелеге).

1937−1958 елларда Молотов исемендәге сәнәгать артеле, 1970−1980 елларда көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1927 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1933 елда − җидееллык, 1937 елда – урта, 1941 елда – җидееллык, 1943 елда – урта мәктәпкә үзгәртелә (1967 елда яңа бина төзелә).

1994−2005 елларда мәктәп каршында шагыйрь М.Гыймазетдинов иҗатына багышланган музей эшли (нигезләүчесе – Р.Г.Мөхетдинова).

Авылда балалар бакчасы (1933 елдан, бинасы 1986 елда салына), мәдәният йорты ( 1967 елда), китапханә (1939 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1930 елдан, 2017 елдан яңа бинада ), “Минәхмәт” мәчете (1989 елдан) бар.

Авылда тарихи-мәдәни ядкәр − XX йөз башы сәүдәгәр утары сакланган (2 катлы ярымташ йорт, татар крәстиян-сәүдәгәрләре йортларына хас стильдә төзелгән).

“Олы чишмә”, Баллы чишмә” чишмәләре төзекләндерелгән.

Авыл янында археология истәлеге – Бәзәкә каберлеге бар (Ананьино культурасы).

Күренекле кешеләре

М.Г.Әхмәтов (1939−1985) – физик-атомщик, техник фәннәр кандидаты, СССРның атказанган уйлап табучысы;

Миңнезөфәр Х.Гыймадиев (1942 елда туган) – РФнең мактаулы автотранспортчысы, РФ транспортының мактаулы хезмәткәре, “Менделеевск автотранспорт предприятиесе” җавапллыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры (1990−2008 елларда);

Мөнәвир Х.Гыймадиев (1946 елда туган) – төзүче, ТРның атказанган төзүчесе, РФнең мактаулы төзүчесе, “Подряд” проектлау-төзелеш тресты” ябык ационерлык җәмгыятенең генераль директоры;

М.Г.Гыймазетдинов (1943−1993) – шагыйрь, педагог, хакимият-хуҗалык хезмәткәре (ул туган йортка 1993 елда мемориаль такта куела);

А.Х.Мәхмүтова (1937–2021) – тарихчы, тарих фәннәре кандидаты, доцент, туган авылы турындагы китап авторы;

М.К.Нәбиуллин (1944−2000) – механика өлкәсе галиме, физика-математика фәннәре докторы, профессор;

Р.М.Таҗиев (1943 елда туган) – хирург-онколог, медицина фәннәре докторы, профессор, ТРның һәм РФнең атказанган табибе, ТРның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1795 елда – 334 ир заты;
1859 елда – 1552,
1892 елда – 1877,
1920 елда – 2708,
1926 елда – 2179,
1938 елда – 2248,
1949 елда – 1611,
1958 елда – 1533,
1970 елда – 1656,
1979 елда – 1222,
1989 елда – 781,
2002 елда – 764,
2010 елда – 706,
2017 елда – 743 кеше (татарлар – 86%, руслар – 10%).