Үсемлекчелек, игенчелек, агрохимия, селекция, орлыкчылык, авыл хуҗалыгы фитопатологиясе, энтомологиясе, мелиорация, метеорология һ.б. фәннәрне үз эченә ала. Ботаника, үсемлекләр физиологиясе, генетика, биохимия, микробиология, туфрак белеме һ.б. биология фәннәренә нигезләнә.

Татарстанда үсеше

Фән буларак, агрономия Татарстанда XX йөз башыннан үсеш ала. Казан губернасы земствосының авыл хуҗалыгы фермасы (Ерак Кабан күле яры буенда) беренче тәҗрибә учреждениесе була, анда 1909 елдан тугыз басулы чәчү әйләнеше кертелә башлый.

1911–1912 елларда чәчү әйләнеше буенча (тирес белән ашлап һәм тирессез, ун басулы чәчү әйләнеше кертеп), минераль ашламалар (фосфоритлар, суперфосфатлар, томас-шлак, калий тозлары, мич көле) куллану буенча кыр тәҗрибәләренә нигез салына. 17 төрле кыяклы һәм кузаклы терлек азыгы үләннәренә сынаулар үткәрелә.

1912–1915 елларда Лаеш, Спас, Бөгелмә тәҗрибә кырлары оештырыла. Шактый тәҗрибә туплана. Лаеш тәҗрибә кырында агроном И.В.Благовещенский 1913 елдан үләннәр, органик һәм минераль ашламалар, пар (пар күтәрү сроклары, сөрүнең тирәнлеге), бәрәңге, чөгендер һәм турнепс (орлык күмдерү ысуллары, үсемлекләрне урнаштыру куелыгы, утырту һәм чәчү вакыты, карау-тәрбияләү, сортлары); язгы кыяклы үсемлекләр (туфрак эшкәртү, чәчү вакыты, орлыкны күмдерү ысулы, чәчү ысулы һәм куелыгы, тирес һәм минераль ашламаларның тәэсире), шулай ук борчак, ясмык, җитен белән тәҗрибәләр уздыра.

Казан губернасында 1910 елда губерна һәм өяз земствосы идарәләре каршында агрономия хезмәте оештырыла. Губерна земство идарәсе составында авыл хуҗалыгы бүлеге эшли, аның штатында губерна агрономы һәм инструкторлары була. Өяз земство идарәсе штатында өяз агрономы булдырыла, ә өязләр 3–4 участокка бүленә, аларның һәркайсында участок агрономнары эшли.

Губерна земство идарәсе ел саен аграр киңәшмәләр уздыра, Казан җир эшләре училищесендә һәм авыл хуҗалыгы фермасында кырчылык, бакчачылык һ.б. авыл хуҗалыгы тармаклары буенча 6 айлык курслар оештырыла. Курслар белән авыл хуҗалыгы фермасы управляющие һәм Казан җир эшләре училищесе директоры В.В.Танеев җитәкчелек итә. Теоретик һәм гамәли дәресләрне Казан университеты профессоры А.Н.Остряков, губерна агрономы И.И.Штуцер, хөкүмәт агрономы Н.В.Васильев, училище укытучылары алып бара.

Өяз земстволарында ике атналык курслар уздырыла. Курсларда тыңлаучыларның төп өлеше крәстияннәр була. Урыннарда крәстияннәр белән земство агрономнары инструкцияләр үткәрә.

Авыл хуҗалыгы белемнәрен пропагандалау максаты белән земстволар тарафыннан «Вестник сельского хозяйства», «Хуторянин», «Самарский земледелец», «Сельский вестник», «Крестьянское земледелие» журналлары таратыла. Ләкин, агрономия хезмәте һәм земстволарның тырышлык күрсәтүенә карамастан, бу чараларның файдасы зур булмый.

Крәстияннәрнең игенчелек хуҗалыгы традиция буенча өч басулы чәчү әйләнешенә (пар – уҗым – сабан) нигезләнә, сөрү җирләренең 33% ы парга калдырыла, 32,9% ында арыш, 15,2% – солы, 4,4% – карабодай, 2,2% – сабан бодае, 2,4% – борай, 0,7% – борчак, 2,2% – бәрәңге, 1% – җитен, 3,7% ында калган культуралар игелә. Бөртеклеләрнең уңышы һәр гектардан 3–7 ц дәрәҗәсендә була.

Крәстиян хуҗалыкларындагы җирнең аерым кишәрлекләргә бүлгәләнүе, заманча машина һәм эш коралларының булмавы һәм крәстияннәрнең гомуми культура дәрәҗәсе түбән булуы агрономия казанышларыннан файдалануда тоткарлык ясый. Алпавыт утарларында авыл хуҗалыгын алып бару дәрәҗәсе югарырак була: управляющий итеп агрономиядән белеме булган белгечләр торган саен күбрәк тартыла, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алына.

1917 елгы Октябрь революциясеннән соң авыл хуҗалыгы производствосын эреләндерүгә юнәлеш тотылу сәбәпле, аграр тикшеренүләрне үстерүгә һәм агрономия казанышларын гамәлгә кертүгә зур игътибар бирелә. 1919 елда Казан политехника институты каршында авыл хуҗалыгы факультеты, 1922 елдә Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институты ачыла, тәҗрибә кырларының саны арта. Агротехника алымнарын системалы тикшерүләр һәм селекция эшләре уздырыла башлый.

Казан политехника институтында А.Я.Гордягин, Б.И.Горизонтов, Н.А.Ливанов, Д.И.Морохин, А.М.Алексеев кебек профессорлар һәм укытучылар эшли.

1919 елдан агрономия казанышларын һәм алдынгы тәҗрибәне пропагандалау максатында «Казанский земледелец» («Казан игенчесе») журналы нәшер ителә башлый.

Татарстанда агрономиянең фән буларак үсеше:

  • В.П.Мосолов, И.В.Благовещенский, П.И.Трухин, С.С.Ильин, В.Т.Макаров, Б.И.Горизонтов, А.В.Ватагин, А.К.Вершинин, Р.Р.Хөсәенов, Г.Г.Җиһаншин, Л.Р.Шәрифуллин, Х.Х.Хәбибрахманов, Г.Д.Аверьянов, И.А.Гайсин, Р.Г.Гәрәев, Г.С.Шакиров, Т.З.Дәүләтшин, Р.А.Юнысов һ.б. агрономия галимнәренең,
  • Е.Н.Борисова, Г.И.Попов, З.Х.Шәрәф, М.Н.Шумкова, Х.Х.Байчурова, В.З.Шәкүров, Ш.В.Вәлиев, Н.Н.Петелина, Э.Ф.Ионов, Ф.З.Кадыйрова, М.Л.Пономорёва, Ф.М. һәм Л.А.Киселёвлар, Г.И.Розанова, Л.А.Севастьянова кебек селекция белгечләренең,
  • М.А.Винокуров, А.В.Колоскова, Р.К.Даутов, И.В.Үтәй кебек туфрак белгечләренең,
  • А.М.Алексеев, Н.А.Гусев, И.А.Тарчевский, Ф.Д.Самуилов һ.б. үсемлек физиологиясе белгечләренең исемнәре белән бәйле.

1930 еллар башында пар мәйданнары кимрәк һәм өлешчә биләүле пар җирләре булган; язгы бодай һәм борчак чәчүлекләре киңәйтелгән (пар – уҗым арышы – язгы бодай – сызма культуралар белән кузаклылар – солы) чәчү әйләнешләре кертелә. Соңрак чәчү әйләнешләрен специальләштерә башлыйлар (кыр культуралары, терлек азыгы һәм техник культуралар); күпьеллык үлән чәчүлекләре кергән яисә үләннәрсез күп басулы чәчү әйләнешләре була.

Язгы сөрү тулысынча көзге туңга сөрү белән алыштырыла: камыл алдан лущильник белән йомшартылып, 20 см дан ким булмаган тирәнлектә алтөрәнле сабаннар белән сөрелә.

В.П.Мосолов тарафыннан калын сөрү катламы булдыру һәм кәсле-көлсу һ.б. туфракларны яруслап (катламлап) сөрү алымнары тәкъдим ителә.

С.С.Ильин җирле һәм минераль ашламаларның авыл хуҗалыгы культураларына тәэсирен ачыклау максатында киң күләмле тәҗрибәләр уздыруны оештыра.

1956 елда Казан селекция станциясенең Татарстан республика авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясе итеп үзгәртелүе һәм шул җирлектә 1969 елда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты төзелү белән киң күләмдә селекция эшләре җайга салына.

1927 елда Е.Н.Борисова тарафыннан арышның «Авангард» сорты чыгарыла, 1950 елларга ул тагын да мулрак уңыш бирә торган «Казан» сорты белән алыштырыла. Борчакның «Казан 38» сорты, арпа, тары, карабодай, люцерна, клевер сортлары чыгарыла.

Авыл хуҗалыгы культураларын чәчү нормалары, ысуллары, вакытлары тикшерелә, чәчүлекләрне карауның механикалаштырылган алымнары, иң уңай сроклары, болыннарны сугару нормасы һәм ысуллары өйрәнелә.

Аграр казанышларны кертү нәтиҗәсендә 1980 еллар ахырына Татарстанда бөртеклеләрнең гектарыннан алынган уңыш 20 ц дан узып китә.

Уңышны программалаштыру алымы (И.С.Шатилов һ.б.) барлыкка килү белән, Татарстанда агрономия сыйфат ягыннан яңа баскычка күтәрелә. 1970 еллар башында бу юнәлеш белән Г.Г.Җиһаншин җитәкчелек итә. Ул, Л.Р.Шәрифуллин һ.б. белән берлектә, авыл хуҗалыгы культураларын чәчү әйләнешендә урнаштыру (арыш, язгы бодай, арпа, солы, тары, борчак, вика, карабодай, бәрәңге, люцерна), туфракны әзерләү, ашламалар куллану, сугару, сортлар сайлау, чәчү уздыру, чәчүлекләрне карау кебек мәсьәләләрне һәм игеннәрне урып-җыю үзенчәлекләрен өйрәнә.

ТРда чәчүлек модельләре үсемлекләрнең үсеш фазалары буенча аныкланган һәм югары уңыш алу өчен кирәк булган яшәү факторларының параметрларын исәпкә алып эшләнә. Адаптив агроландшафтлы игенчелек буенча үткәрелгән фәнни-җитештерү тәҗрибәләре агрономия тикшеренүләренең әһәмиятле өлеше булып тора.

Әдәбият

Казанская губерния в сельскохозяйственном отношении. Казань, 1889.

Благовещенский И.В. Опыты с травами. Казань, 1913.

В борьбе за культурное крестьянское хозяйство. Казань, 1928.

Ильин С.С. Удобрение полевых культур. Казань, 1940.

Зиганшин А.А. Интенсивные технологии и программирование урожайности. Казань, 1987.

Жученко А.А. Стратегия адаптивной интенсификации сельского хозяйства. Пущино, 1994.

Основные подходы к разработке программ «Плодородие». Казань, 2002.

Слагаемые эффективного агробизнеса: обобщение опыта и рекомендации. Ч.1. Земледелие и растениеводство. Казань, 2005.

Авторлар – Г.Г.Җиһаншин, В.А.Наумов