Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына. 1550 елларда Казан архиепискобы хуҗалыгы биләмәсендә була була, 1560 елларда – сарай, аннары алпавыт җирләре категориясендә.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә.

XVIII йөз уртасында авылның бер өлеше шагыйрь Г.Р.Державинның әти-әнисе утарына керә. 1742 елгы мәгълүматлар буенча, Г.Р.Державинның әти-әнисе, Роман Гавриилович һәм Фёкла Горина (кыз фамилиясе Толстая), җирле чиркәүдә (сакланмаган) никахлашалар. Туйдан соң алар бер елдан артык авылда үзләренең утарында яшәгәннәр, дип санала һәм нәкъ шунда 1743 елның 3 (14) июлендә Г.Р.Державин туган.

XIX йөзнең беренче утыз еллыгында тузган чиркәү урынында таштан Воздвижение креста Господня кәшәнәсе төзелә (2014–2015 елларда архитектор И.А.Аксёнов проекты буенча меценат Ю.Чаплыгин акчасына реставрацияләнә һәм Воздвижение чиркәве буларак ачыла).

1892 елда – алпавыт А.Е.Лебедевның улы Николай башлангычы белән авылда земство мәктәбе, 1893 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла.

1895 елда архитектор Ф.Н.Малиновский проекты буенча 1 нче гильдия Казан сәүдәгәре П.В.Щетинкин һәм приход халкы – Сокуры һәм Обухово авылы крәстияннәре акчасына Покров чиркәве төзелә (1932 елда ябыла, бинасында ашлык амбары урнаша, 1960 елларда клуб була; 1993 елда дин тотучыларга кайтарыла; эклектика стилендә дини архитектура истәлеге).

XX йөз башында авылда Покров чиркәве, земство мәктәбе, җил тегермәне, тимерче алачыгы, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2311,97 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Державин волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан – Казан авылы районында, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.

Хәзер Сокуры авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авыл Чапаев исемендәге колхозга керә (үзәк утары Сокуры авылында), 1950 елларда аңа Молотов исемендәге колхоз кушыла, 1960 елда “Столбище” совхозы составына керә. 1975 елда Сокуры бүлеге җирлегендә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының мөстәкыйль Үзәк эксперименталь базасы оештырыла, аннан соңгы елларда – “Столбище” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы, 2000 еллар башына кадәр – “Үзәк” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы.

2018 елга кадәр авылда “Сокуры” авыл хуҗалыгы үзәге”, “Лаеш шампиньоннары” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1923 елда – уку өе, 1928 елда бердәм хезмәт сәясәт мәктәбе, башлангыч мәктәп ачыла, 1952 елда – җидееллык, 1958 елда – сигезьеллык, 1990 елда урта мәктәп (2003 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында Г.Р.Державин исемендәге тарих музее эшли, төп экспозицияләре авыл тарихына, Г.Р.Державин гаиләсе тарихына, Бөек Ватан сугышына, халык һөнәрчелегенә һәм көнкүрешенә багышлана (2003 елдан, оештыручылары – В.В.Евдокимова, Н.С.Зимурова, А.А.Новиков).

2018 елда мәктәптә Г.Р.Державин хөрмәтенә мемориаль такта ачыла, мәктәпкә аның исеме бирелә.

Авылда китапханә (1956 елдан), мәдәният йорты (1993 елдан), “Ромашка” балалар бакчасы (2015 елдан), Лаеш сәнгать мәктәбе филиалы, фельдшер-акушерлык пункты (2015 елдан), “Юлчы” мәчете (2013 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Зоренька” вокаль ансамбле, “Веселинка” һәм “Фантазёры” балалар хореография коллективлары (барысы да – 2000 елдан) эшли.

Г.Р.Державин хөрмәтенә стела куелган.

Авыл территориясендә 1736 елдан карама агачы үсә, аңа “Бу уникаль агач .... Державинның балачак еллары шаһиты” дип язылган элмә такта беркетелгән.

Авылда күл бар. 2017 елда Успение Мәрьям Ана кәшәнәсе ачыла.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре ачыклана – Сокуры табылдыгы (Казан яны культурасы).

Авыл территориясендә XX йөз башындагы бай крәстияннәр Ф.А.Киселёв һәм Е.Поликарпов йортлары сакланган.

Күренекле кешеләре

Бер версия буенча: Г.Р.Державин (1743–1816) – шагыйрь, дәүләт эшлеклесе (Екатерины II кабинет-секретаре, Олонец шәһәре сенаторы, губернаторы (Карелия), юстиция министры), Мишә елгасы буендагы Лаеш районы җирләре хуҗасы була.

Халык саны

1782 елда – 87 ир-ат;
1859 елда – 447,
1897 елда – 759,
1908 елда – 857,
1920 елда – 1062,
1926 елда – 1299,
1949 елда – 864,
1958 елда – 580,
1970 елда – 606,
1979 елда – 565,
1989 елда – 885,
2002 елда – 1055,
2010 елда – 1066,
2017 елда – 1561 кеше (руслар – 44,1%, татарлар – 46,1%, башка милләтләр – 9,6%).