Биографиясе

1906 елның 17 июле, Казан губернасы, Зөя өязе Бүәле, хәзер Рус Ябалагы авылы — 1983 елның 29 ноябре, Алма-Ата.

Казакъ профессор музыкасына нигез салучыларның берсе.

1926 елда — Ташкент төрки милли азчылык мәгарифе институтын, 1938 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясен (Г.Литинский классы) тәмамлый.

1934–1935 елларда Казакъ радиосы хорын оештыручы һәм аның җитәкчесе, 1938–1942 елларда — Курмангазы исемендәге Казакъ дәүләт халык музыка уен кораллары оркестрының, бер үк вакытта, 1940–1942 елларда Казакъ хор капелласының баш дирижёры һәм сәнгать җитәкчесе, 1944–1974 елларда Алма-Ата консерваториясенең халык музыка уен кораллары кафедрасы мөдире. Хәмидиның беренче әсәрләре — М.Җәлил шигырьләренә язылган балалар җырлары һәм хорлары, шулай ук Мәскәү татар эшче театры спектакльләренең муз. бизәлеше. Төп әсәрләре: «Абай» (1944; 1956 елларда 2 нче редакция) һәм «Түләгән Тохтаров» (1947; 1961 елларда 2 нче редакция) — икесе дә М.Ауэзов либреттосына Ә.Җубанов белән берлектә; симфоник оркестр, рус һәм казакъ халык музыка уен кораллары оркестрлары, инструменталь ансамбльләр, фортепиано һәм домбра өчен әсәрләр; хорлар; җырлар һәм романслар (С.Муканов шигыренә «Казакъ вальсы» һәм Н.Алимкулов шигыренә «Былбыл» җыры аеруча популяр); кинофильмнар һәм спектакльләргә музыка һ.б. Традицион казакъ, үзбәк, төрекмән вокаль-инструменталь музыка әсәрләре; татар, башкорт һ.б. халыкларның фольклор көйләре эшкәртмәләрен (100 дән артык) иҗат итә һәм яздыра (200 дән артык); Казакъстан Дәүләт гимны музыкасы авторларыннан берсе (1945, Е.Брусиловский һәм М.Түләбаев белән берлектә). «Домбрада уйнау мәктәбе» (Алма-Ата, 1950; Б.Гыйззәт белән берлектә); «Казакъ халык оркестры музыка уен коралларында уйнау белеме» (Aлма-Ата, 1952; Л.Шаргородский белән берлектә); «Дирижёрлык нигезләре» (Алма-Ата, 1966; X.Тастанов белән берлектә) һ.б. уку-укыту ярдәмлекләре нәшер итә.

Бүләкләре

Казакъстан ССРның К.Байсәитова исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1978). Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Юсфин A. Латыф Хамиди. М., 1964; 

Гизатов Б. Латыф Хамиди. Алма-Ата, 1966; 

Ерзакович Б. Латыф Хамиди. Алма-Ата, 1978.

Автор — Ф.Ш.Салитова